Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
14 декабрь 2018, 13:03

Тырыш һәм уңганнарга эш карышмый

13 декабрьдә Спутник кулланучылар җәмгыятенең “Чулпан” кибетендә кеше күп булды.

13 декабрьдә Спутник кулланучылар җәмгыятенең “Чулпан” кибетендә кеше күп булды. Бу көнне алар тарафыннан җитештерелгән камыр ризыкларын һәм башка тәмлекәчләрне тәмләп карау теләге белән керүчеләр бик тә канәгать калды. Кибет эчендә ачылган кулинария бүлегенең хезмәткәрләре берсеннән-берсе тәмле ризыкларны тәмләп карау өчен өстәлләргә матур итеп тезеп куйган иде. Һәр кергән кешене “Спутник” кулланучылар җәмгыятенең директоры Алмаз Шаһиев һәм сатучылар елмаеп, ачык йөз белән каршылады. Әле дә алар җитештергән продуктларны: икмәк-булкалар, кондитер әйберләре, киң ассортименттагы пироглар, лимонадларны аеруча яратып ала райондашлар. Хәзер “Чулпан” кибетендә авыллардан килгән һәм шулай ук теләгән һәр кешегә чәй эчеп, тәмле пилмән, манты белән сыйланып чыгарга мөмкин булачак. Биредә тамак ялгап чыгарга һәм сатып алырга керүчеләрне ачык күңелле, якты йөзле сатучылар хезмәтләндерә.

Рима Сәлимхан кызы (Балтач районы):

Дустыма кунакка килгән идем һәм “Ышаныч” гәзитен укып утырганда матур белдерү күрдем: анда “Чулпан” кибетендә Аскын районының “Спутник” кулланучылар җәмгыяте җитештергән продукцияне, камыр ризыкларын тәмләп карау оештырылачак, дип язылган иде. Берсүзсез килергә булдым һәм бик шатмын. Чөнки төрле тәмлекәчләр белән чәй эчтем, хезмәткәрләр мөлаем, һәрвакыт ягымлы итеп аралаша, бар ризык та бик тәмле. Киләчәктә аларга бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!

Сөмбел Әсләмова.

Автор фотосы.
Читайте нас: