Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
17 апрель 2018, 13:16

Халык сәламәтлеген, ихтыяҗын яклый

Соңгы вакытта сәламәтлек сагында яңа буын хезмәткәрләр — авыл табиблары актив урын ала.

Соңгы вакытта сәламәтлек сагында яңа буын хезмәткәрләр — авыл табиблары актив урын ала. Мондый табиблар әзерләүнең Русия программасы да бар хәтта. Алар авылларда пациентларны шәһәр дәваханәләренә җибәрми генә төрле чирләрдән дәвалаячак, дип күзаллана.

Бу программада авыл фельдшеры һөнәренә дә урын булырга тиеш дигән уй туа. Чөнки бүген авылда нәкъ фельдшерларга иксез-чиксез медицина бурычлары йөкләтелгән, мәсәлән, диагноз кую, дәвалау, кисәтү эшләре алып бару, авыл халкын дарулар белән тәэмин итү. Техникалары булмый торып, һава торышының нинди булуына карамастан, авыру пациентка ярдәм күрсәтәләр.

Фәүия Нәгыймҗан кызы Хәйруллина Мота-Елга авылында фельдшер булып 34 ел эшли. Күз алдына китерегез әле: бер урында, бер авылда, хәтта бер үк бинада. Гражданлык һәм һөнәри батырлык шул түгел мени? Менә ул — чын авыл фельдшеры.

Аның участогында өч авыл — Мота-Елга, Янкисәк һәм Чад, 122 йортта 400гә якын кеше яши.

— 15-20 ел элек халык өч тапкырга күбрәк, эшнең иге-чиге юк ди, — дип хәтер йомгагын сүтә фельдшер. — Балалар, йөклеләр күп, дарулар җитми, күбрәк җәяү йөрергә туры килде. Хәзер диспансеризация зур роль уйный, шулай булгач, эшләве дә җиңел. Кәрәзле элемтә алыштыргысыз ярдәмче, чөнки теләсә нинди вакытта шалтыратып, ярдәм сорый алалар. Шундый хәлләр дә булгалый: мунчадан чыгып та өлгермисең, кайдадыр ярдәмгә ашыгырга кирәк. Ярый әле хәзер юллар яхшы, машина бар.

Фәүия ханымның тормыш иптәше Рифат Хәйруллин да тырыш, булдыклы. Ул районда урып-җыю эшендә һәрвакыт беренче урын яулаган танылган комбайнчы Риф Хәйруллинның улы. 1980 елларда алар әтиле-уллы “Дружба” совхозының алдынгы механизаторлары була.

Фәүия чыгышы белән Кыйгазыдан. Рифат белән автобуста танышалар: егетнең — армиядән, ә кызның Бөре шәһәре медучилищесыннан каникулга кайтып килгән чаклары була. Фәүия юллама буенча Мота-Елга авылына эшкә килә, яшьләр биредә янә очраша һәм гомерлеккә. Әйткәндәй, кызлары Рита белән уллары Айнур да әнисе юлын сайлый. Шулай ук Бөре, тик хәзер медицина-фармацевтика училищесын тәмамлыйлар.

Фәүия Нәгыймҗан кызы Мота-Елга авылында олы ихтирамга лаек, абруйлы кеше, өченче ел рәттән Мотабаш авыл биләмәсе депутаты да.

Авылдашларының үтенечләрен, йөкләмәләрен зур теләк, намус һәм җаваплылык белән башкара.

Узган елда урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча үткәрелгән халык җыенында аңа Мота-Елга авылындагы Үзәк урамы юлы төзелешенә акча җыю эше йөкләтелә. Һәрберсе икешәр мең сум акча бирә, нәтиҗәдә, 145 мең сум җыела. Вак-таш салып, юл төзелә. Әлегә кадәр бу урамда юл өзеклегендә һәрвакыт техника батып утырган, укучылар юл аша чыга алмаган була. Шулай итеп, юл мәсьәләсе күпмедер дәрәҗәдә хәл ителә. Агымдагы елда шундый ук җыелышта Парк урамы юлын салып бетерү, Урман, Яңа һәм Яр буе урамнары юлларын күтәртеп, таш салу карар ителгән. Аңлату эшләрен авыл биләмәсе башлыгы белән беррәттән Фәүия Хәйруллина да алып бара. Бүген кирәкле 88 мең сум җыелган, акча банкка тапшырылган.

Авылда шушы ике ел эчендә бик күп эшләр башкарылган — балалар мәйданчыгы төзелгән, яугир-якташлар истәлегенә стела ачылган, кайбер урамнарга яткырткычлар куелган.

Мота-елгалылар саф сулы чишмәләр чистарту буенча да актив эш алып бара. Депутат Фәүия Хәйруллинаның халык белән аралашып, уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә авыл иминлеге өчен күп эшләр башкарыла. Ул Рәис Галинуров, Марат Миһранбаев, Айрат Хәбибуллин, Ильяс Хөрмәтуллин, Әнәс Шакировны туган якларының чын патриотлары, дип билгели.

— Бүген безнең бер проблема — элекке мәктәпнең ташландык бинасы. Ничек сүтеп ташларга? Сүткәннән соң буш урында нәрсә булачак? Бу мәсьәләне хәл итәчәкбез, — ди ул.

Мота-Елгада менә шундый изге күңелле, ярдәмчел, тынгысыз, җаваплы, төрле мәсьәләләрне тиз арада хәл итә белүче фельдшер яши.

Авылдагы фельдшер-акушерлык пункты бинасында чиста, пөхтә, процедуралар үткәрү, кабул итү бүлмәләре фельдшер өчен дә, пациентлар өчен дә уңайлы эшләнгән.

Бина мич ягып җылытыла, штат расписаниесендә санитарка каралмаган. Элегрәк санитарка булып егерме елга якын Фәридә Мөхәмәдуллина эшләгән. Ә хәзер тормыш иптәше Рифат хәләленә утын хәзерләп, мич ягарга ярдәм итә.

Белгеч фикере

Рәмзия Гайбадуллина, Аскын үзәк район дәваханәсенең оештыру-методика кабинеты өлкән фельдшеры:

— Фәүия Нәгыймҗан кызы Хәйруллинаны хөрмәт итәбез. Пациентлары аңа карата югары бәя бирүе безгә яхшы мәгълүм. Ул яшь медиклар өчен бар яклап та үрнәк, “Башкортстан Республикасы сәламәтлек сагы отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән.

Рита Клызбаева.

Автор фотосы.
Читайте нас: