Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
20 февраль 2018, 11:16

"Эшеңне күңел салып ярат"

... һәм шул чакта гына югары нәтиҗәгә өмет итә аласың.

... һәм шул чакта гына югары нәтиҗәгә өмет итә аласың. Марат Хаҗи улы үзенә маяк итеп алган бу хакыйкать аңа кайда гына эшләмәсен, уңышка ирешергә ярдәм итә. Шул ук вакытта ул тормышта ялгызың гына бернәрсә дә эшләп булмый, гаиләң, туганнарың, дусларың һәм хезмәттәшләрең ярдәме белән генә үрләр яулап була, дип билгели.

6:0 — югары бәя

Тиздән тормыш аның файдасына 6:0 исәбе куячак. Узган юлга йомгак ясап, ул куйган максатларына ирешүен, һәм тормышы заяга үтмәгәнлеген билгели. Ә киләчәкне фаразламый: сау-сәламәтсең икән, димәк, районга файда китереп, яңа уңышларга ирешергә мөмкин.

— Кайда гына эшләсәм дә, мәсәлән, армиядә, контракт буенча хезмәттә, Аскын үзәк район дәваханәсендә, район хакимиятендә, хәзер инде “Аскын электр челтәрләре” җәмгыятендә, юлымда һәрвакыт изге күңелле кешеләр очрады. Соңгысында алты ел электр энергиясен исәпләү буенча инженер булып эшлим, — дип сөйли үзе турында Марат Хаҗи улы.

Әйткәндәй, Марат Әмиров районда гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы хезмәтен үстерүгә саллы өлеш кертә. Шулай итеп, ул үзәк район дәваханәсенә килгәч, сәламәтлек саклау учреждениесе шушы юнәлеш буенча республикада иң яхшы өч оешма исәбенә керә. Аннары, район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы буенча баш белгеч буларак, гражданнар яклавы буенча муниципалитетны да алдынгылар рәтенә чыгара.

— Нинди генә эшкә тотынсам да, һәрвакыт җиренә җиткереп, чын күңелдән башкарам. Эшләргә икән, димәк, эшләргә! Башкача мөмкин түгел. Әгәр шулай булмаса, үзеңне дә, башкаларны да интектермәвең яхшырак, — ди юбиляр. — Сәясәт, техника, медицина белән мәктәп эскәмиясеннән үк кызыксындым, күп укыдым, спорт белән шөгыльләндем. Һәм тормышымда боларның барысының да кирәге чыкты.

Өстәвенә, артист та

Белемгә, үзеңне камилләштерүгә омтылу, яңа үрләр яулау Марат Әмировка районның җәмәгать һәм мәдәни тормышында үзен күрсәтергә ярдәм итә. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Пермьдә үткән күчмә сабантуйларда да бай тормыш тәҗрибәсенең кирәге чыга. Анда ул аскынлылар делегациясе составында катнаша.

— Аскын үзәк район дәваханәсендә эшләгән дәвердә, ә мин анда медицина хезмәткәрләренең спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча профсоюз оешмасы рәисе дә булдым, үзешчән сәнгать осталарының район конкурсларында, спорт ярышларында актив катнаштык. Аннары район хакимиятендә мине дәүләт хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе итеп билгеләделәр, — ди юбиляр. — Шуның өчен берничә юнәлештә эш алып барырга туры килде. Кыскасы, кул кушырып утырмадым. Моңардан тыш, район мәдәният йортының театр труппасы составында да берничә тапкыр чыгыш ясадым.

Марат Хаҗи улы сугыш, тыл, хезмәт һәм хәрби хезмәт ветераннарының район советы президиумы әгъзасы буларак, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә.

Марат Хаҗи улы билгеләвенчә, өйдәге җылы мөгамәлә һәм ышанычлы терәк һәр ир-егет тормышында мөһим роль уйный. Гаилә учагыннан җылылык, яктылык, назлылык бөркелә икән, димәк, эштә дә шундый ук күренеш чагыла, ди ул. Һәм, чынлап та, Әмировлар гаиләсендә, ир белән хатын һәм балалар арасындагы җылы мөнәсәбәт тик соклану хисләре генә уята.

— Гаилә бәхетегезнең сере нидә? — дип сорадык юбилярдан.

Гаилә — ул сәясәт һәм анда һәр кеше белән уртак тел таба белергә кирәк. Һәркем белән килешә алу мөмкинлеге дә зарур, — диде ул. — Барнәрсә дә бер-береңә ышануга, аңлауга, ә иң мөһиме — мәхәббәткә нигезләнергә тиеш. Тормыш иптәшем Илүзә Әнам кызы белән өйдә бар эшне бергә башкарабыз, хатын-кыз, ир-егет эше дип бүлгән юк. Мәсәлән, мин ашарга да пешерәм, табак-савыт та, идән дә юам. Бергә булганда бернинди авырлыклар сизелми бит ул. Шуның өчен бер-береңне саклап, яклап, яратып яшәргә кирәк.

Балалар тәрбияләүгә килгәндә, юбиляр билгеләвенчә, алар тормыш иптәше белән уллары Руслан һәм кызлары Иринаның теләкләренә беркайчан да каршы килми. Тормыш тәҗрибәсе туплаган юбиляр фикеренчә, башта балаларны түгел, ә үзеңне тәрбияләргә кирәк, чөнки, нәтиҗәдә, алар үзегезгә охшаячак.

Блиц-сорау

— Тормышта иң мөһиме нәрсә?

— Гаилә, эш, дуслар. Әмма бүген минем өчен иң кадерлесе — кызым Ирина бүләк иткән оныгым Константин.

— Яраткан шөгылегез?

— Алар берничә: балык тоту, тюбингта шуу, кышын гаилә белән чаңгыда йөрү, һәм, әлбәттә, техника.

— Иң изге теләгегез?

— Якыннарымның гаиләләрендә барысы да яхшы, имин булсын!

— Дусларга мөнәсәбәтегез?

— Дусларым бик күп. Чын дуслыкның кадерен белергә, сакларга кирәк. Сыйныфташларым, төркемдәшләрем, бергә хезмәт иткән егетләрем, командирларым белән әле булса аралашам. Күз алдына китерегез әле, 40 ел үткәч, хәрби хезмәттәшемне таптым. Очраштык, бөтенләй аерылышмаган да кебек тоелды.

Наталья Пушкарева

материаллары.
Читайте нас: