Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
30 гыйнвар 2018, 13:45

Җаваплы, ышанычлы якташ

Февраль — кар-бураннар ае. Авыл җирендә шушы чорда юллар торышы төп проблема булып кала.

Февраль — кар-бураннар ае. Авыл җирендә шушы чорда юллар торышы төп проблема булып кала. Тюйск авылы район үзәгеннән 30 км ераклыкта урнашкан. Биредә Петр Столбов үз техникасы белән халыкка ярдәмгә килә.

Тырыш, булдыклы Столбовлар сатып алган МТЗ тракторы хуҗаларына берничә ел инде хезмәт итә. Аскын авыл биләмәсе хакимияте дүрт ел элек Петр Александровичка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Хәзер ул авылында һәм Верхненикольскта юлларны кардан чистарту буенча алар белән ел саен килешү төзи.

— Килешү шартлары мине канәгатьләндерә. Ни өчен әле ярдәм итмәскә? Өстәвенә, бу минем төп эшемә комачауламый, — ди ул. — Авыллар арасында юлларны кардан Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге чистарта. Минем бурыч — урамнарны чиста тоту. Кайберәүләр ярдәм сорап телефоныма да шалтырата.

Бу турыда аңардан башка кем кайгыртсын, ул мәктәп автобусы водителе: Тюйск һәм Яңа Бөрмә авыллары укучыларын һәр иртә һава шартлары нинди булуга карамастан, Аскын 1нче мәктәбенә билгеле вакытка китерергә тиеш.

Биредә эшләү дәверендә Столбов үзен изге, ачык күңелле кеше икәнлеген исбатлый, һөнәри осталык үрнәкләре күрсәтә. Ул балаларны һәрвакыт якты йөз, җылы сүз белән каршы ала, кайбер чакта юлда алар белән сәгатьтән дә артык вакыт үткәрергә туры килә. Укучылар аны яратып “дядя Петя” диләр. Аңа һәрберсе өчен зур җаваплылык йөкләтелгән, шуңа да балалар хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш.

Петр Александрович водитель эшчәнлеген Ленинград шәһәрендә (хәзер Санкт-Петербург шәһәре. — Автор искәрмәсе) армия хезмәте үткән вакытта Тыл һәм транспорт академиясендә үтә. Армиядән кайткач, урман сәнәгате хуҗалыгында эшли.

Күбияз авылы сылуы Тәмҗидә Шаһиеваны юллама буенча авыл мәктәбенә җибәрәләр. Әлбәттә, сөлектәй егет кызны бер күрүдән ошата. Ике яшь йөрәк бер-берсенә гашыйк була һәм күпмедер вакыттан соң гаилә учагы кабыза. Кызлары Еленаны наз белән тулы гаиләдә төпле белем, күркәм тәрбия биреп үстерәләр. Елена Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлый. Бүген гаиләсе белән Себердә яши һәм эшли. Тәмҗидә Габдулла кызы Тюйск мәктәбендә озак еллар директор вазифасын башкара, гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлый.

— Петр — бик тырыш, хезмәт сөючән кеше. Кулыннан килмәгән эш юк. Гомумән, кул кушырып утырырга күнекмәгән, һәрвакыт ниндидер эш белән мәшгуль, — ди ул тормыш иптәше турында.

— Теләге булган кешегә эш табылып кына тора, — дип сүзне дәвам итә Петр Александрович. — Мәсәлән, ниндидер эшне төгәллисең дә, ял итәргә мөмкин дип уйлыйсың. Юк, абзар түбәсеннән су ага, алмаштырырга кирәк. Ярый, монысын да яңарттың ди. Карыйсың, киртәләр искергән, янә төзекләндерү эше көтә. Шулай, һәрвакыт барнәрсәгә дә хуҗалыкчыл караш таләп ителә. Әгәр дә инде бөтен җирдә дә тәртип, бәйләнер урын юк икән, ул вакытта инде башка теләкләр туа. Йорт-кураның яхшы гына түгел, ә тагын да матуррак, үзенчәлеклерәк булуын телисең.

Авылдашлары да аның турында тик уңай фикердә, шундый җаваплы, ышанычлы якташлары булулары белән горурланалар.

Кыш салкыннары, кар-бураннары белән үтеп китә. Ә яз җитү белән Петр Александрович яраткан кәсебе — умартачылык белән шөгыльләнә башлый.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: