Изге күңелле, мәрхәмәтле бер кешедән бар дөнья күркәмләнә. Рус инженеры, язучы һәм сәяхәтче Николай Гарин-Михайловскийның шушы хак сүзләре мәкаләм герое Җиһанур Мөхәмәтдиновка чын-чынлап хас.
Ул хозур табигатьле Янкисәк авылында туып-үсә. Бердәм, күп балалы крестьян гаиләсендә алты сабый тәрбияләнә.
Җиһанур техникага балачактан тартыла һәм 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына (механизация һәм электрофикация) укырга керә. Яшь механик хезмәт эшчәнлеген Мишкә районы “Шады” колхозында башлый. Биредә аңа барысы да кызыклы, мавыктыргыч була, әмма туган якның тарту көче өстенрәк булып чыга. Ә озакламый Җиһанур Совет Армиясе сафына алына: Ерак Көнчыгышта ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
— Туган районыма кайттым. Базанчат авылында “Трудовик” колхозында да эшләдем. Аннары авыл хуҗалыгы идарәлегенә дәүләт техника күзәтчесе итеп чакырдылар, — ди Җиһанур Габбас улы. — Кайда гына хезмәт салсам да, һәрвакыт изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләр белән эшләдем. Күп кенә реформалар кичерергә дә туры килде. Көнкүреш хезмәтләндерүе комбинатында эшләгән чорны аеруча бер җылылык белән искә алам, анда 13 ел җитәкче вазифасын башкардым. Коллективта холык буенча да, эшкә, хезмәткәрләргә карата уңай мөнәсәбәтем буенча да һәрвакыт үз кеше булдым. Бу, әлбәттә, эшемне яратуыма, оештыру сәләтенә, аралашу тәҗрибәсенә ия булуга бәйле булды. 2000 елда заправкалау станциясен ачкач, мине шушы оешмага күчерделәр.
Җиһанур Габбас улының тормыш иптәше дә Янкисәк авылыннан, әти-әниләре күрше генә яши. Авыл сылуы егет күңелен көләч йөзле, тыныч холыклы булуы белән әсир итә. Ралия Гариф кызы Аскын үзәк район дәваханәсендә 35 елдан артык шәфкать туташы булып эшли. Мөхәмәтдиновлар июньдә бер-берсенә кирәк-терәк булып яшәүләренең 45 еллык юбилейларын билгели.
Ихтирамга, игътибарга лаек Җиһанур Габбас улының тормыш юлы тик соклану хисләре генә тудыра. Аның тормышы, күп кенә яшьтәшләре кебек изге Ватан иминлеге өчен фидакарь хезмәт үрнәге булып тора. 2008 елда лаеклы ялга чыга, тормышы яңа мәгънәгә ия була, яңа сулыш ала. Мәкаләм герое вакытын якыннарына һәм умартачылык белән шөгыльләнүгә багышлый. Бәхетле дәү әни һәм дәү әти куанычына оныклары Шамил, Әмирхан, Ибраһим үсеп килә. Җәйләрен өйләре аларның шатлыклы тавышлары белән тула.
— Мин тормышка оптимистларча карыйм, һәр туган яңа көнгә куанып гомер кичерәм, — ди юбиляр. — 70 яшькә җиткәнемне сизми дә калдым.
Йорт мәшәкатьләре, интеллектуаль ял аңа һәрвакыт күтәренке рухта булырга, физик форманы сакларга, тормышны яратырга ярдәм итә.