Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Халык исәбен алу
2 октябрь 2020, 12:35

Башкорт ыруларының герблары эшләнәчәк

Кичә "Торатау" конгресс-холлында Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы) башкорт халкының тарихы һәм үсеше комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Киңәшмәнең беренче өлеше "Башкорт ырулары һәм авыллары картасы" проектын тәкъдир итүгә багышланган иде. Әлеге картага барлыгы 2 мең торак пункт кертелгән. Аны әзерләгәндә тарихчылар архив мәгълүматларына таяна, төп чыганак булып 1917 елгы халык санын алуның ревизиясе тора.

Башкорт халкының тарихы һәм үсеше буенча комиссия рәисе Азат Ярмуллин сөйләвенчә, башкорт кабиләләренең иң төгәл бүленешен күрсәтүче бу тарихи карта Бөтендөнья башкорт корылтае профильле комиссиясенең озак хезмәт нәтиҗәсе булып тора.

- Әлбәттә, без картада башкорт ырулары тарихын, аларның барлык мөнәсәбәтләрен күрсәтә алмадык, ләкин бу максат та булмады. Бу картада кешеләр үз авылларын яки туган җирләрен табачак, шәҗәрәсен һәм үз халкының тарихын өйрәнү процессына җәлеп ителәчәк, - дип сөйләде проект турында Азат Ярмуллин.

Утырышта Башкортстанның төрле районнарынан килгән ыру вәкилләре, район королтайлары рәисләре катнашты.

Башкорт халкының тарихы һәм үсеше буенча комиссия утырышының икенче зур өлеше Бөтендөнья башкортлары королтае каршында яңа комиссиянең эшен нигезләү булды.

Утырыш ахырында “Башкорт авыллары һәм ырулары картасы” проекты башлангычында торган һәм катнашкан белгечләр Бөтендөнья башкортлары корылтаеның рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.


Фото: Башинформ

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: