Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
22 июнь 2022, 10:20

Гәзитне беренче саныннан укучы

Зәйфә Сәмигуллина ышанычны  югалтмаска өнди

Гәзитне беренче  саныннан укучы
Гәзитне беренче саныннан укучы

Чураш авылында гомер кичерүче педагогик хезмәт ветераны, быел майда 97 яшен тутырган Зәйфә Сәмигуллина киләчәктә дә өметне өзми, ышанычны югалтмый яшәргә кирәк, дип исәпли. Район гәзитен кайчаннан укыйсыз, дип кызыксындым.

— Хәреф танырга, укый-язарга өйрәнгәч тә, ягъни районда гәзит чыга башлагач та, — дип җаваплады. — Бүген дә бер хәрефен дә төшереп калдырмый укыйм, районда, республикада, илдә, дөньяда булган хәлләр белән кызыксынам. Гомер буе укырга яраттым, әдәби китаплар, гәзит-журналлар укыйм. Кырык елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирдем, элек эш арасында да укый идек, хәзер вакытым күп ничек инде укымыйсың, томана карчык шикелле утырып булмас әле, — дип елмая Зәйфә Гайнелҗан кызы.

Әйткәндәй, район гәзитләренә язылу өчен санаулы гына көннәр калды, дөнья мәшәкатьләре белән моны әлегә кадәр эшләмәгәнсез икән, кичектермичә язылып куегыз. Аннары бу юлы район гәзитенә 2022 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр һәм супер-приз 10000 сум уйнатыла. Хыяллар тормышка ашкан чак, “Ышаныч”ка языл һәм бәхетеңне сынап кара!

Миләүшә Хөсәенова.

Автор фотосы.

Гәзитне беренче  саныннан укучы
Гәзитне беренче  саныннан укучы
Гәзитне беренче саныннан укучы
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: