-3 °С
Болытлы
Сез – тормышыбызның яме, аны матурлыкка күмүчеләр. Бәхетле балачак илендә исән-сау булып үсеп, имин булып, әти-әниләрегезне тыңлап, тәртипле булуыгызны теләп калабыз! Алдагы көннәрдә дә шулай аяз күктә кошлар сайрасын, йөзләребезне кояш нуры иркәләсен, сау-сәламәт булып мул тормышта яшәргә язсын! Җир йөзендә ятимнәрнең саннары артмасын, ә булганнарына әти-әниләр табылуын телибез. Без ничә яшьтә булсак та, һаман да әле бала. Димәк, бу бәйрәм барыбыз өчен дә бәйрәм. Бәйрәм белән сезне!