Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
4 апрель 2022, 14:55

Башкортстан эксперты: “YouTube”та уңай контентны арттырырга кирәк

Профессор, УДНТУның социаль һәм сәяси коммуникацияләр кафедрасы мөдире Эдуард Гәрәев бу уңайдан үз фикерен белдерде.

Башкортстан эксперты: “YouTube”та уңай контентны арттырырга кирәк
Башкортстан эксперты: “YouTube”та уңай контентны арттырырга кирәк
Профессор, УДНТУның социаль һәм сәяси коммуникацияләр кафедрасы мөдире Эдуард Гәрәев фикеренчә, “Google” базарда өстенлек итүе белән оятсыз рәвештә куллана һәм барлык мөмкин булган ысуллар белән сүз иреге принцибын да, гражданнарның мәгълүматны ирекле алу хокукын да боза – бу алай булырга тиеш түгел.

— “YouTubе” тан баш тарту катлаулы икътисади шартларда кече һәм урта бизнес вәкилләренең хәлен катлауландыра. Минемчә, бу ситуациядән бердәнбер чыгу юлы — ул Русия ягыннан уңай контентны берничә тапкыр арттыру. Бу “YouTube” контентны тулысынча көйли һәм фильтрлый алмавына китерәчәк, ягъни "саннан сыйфатка" фәлсәфә законын кулланырга кирәк.

Искәртеп узабыз, Украинадагы махсус операция башлану белән “YouTube” видеохостингы күңел ачу һәм белем бирү контенты чыганагы булудан туктады, мәгълүмати сугыш коралына әйләнде – бу хакта Русиянең Иҗтимагый палатасында да сүз барды. Төрле интернет-мәйданчыкларда, шул исәптән “YouTube” видеохостингында Русиягә каршы мәгълүмати кампания алып барыла, аның максаты — җәмгыятьне тотрыксызландыру һәм русиялеләрнең аңын манипуляцияләү. Аның хуҗалары ачыктан-ачык русофобия контентын гына урнаштырып калмыйча, фейкларны, шулай ук деструктив материалларны да алга этәрергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Русия каналлары, шул исәптән киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм мәдәни проектлар блокировкалана.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларда нәкъ менә “YouTube” аеруча борчу тудыра: Русиядә видеохостингка карата 22 протокол төзелгән, 50 миллион сумнан артык штраф салынган. “YouTube”ка карата штрафлар да эшләми, шуңа күрә деструктив контентны чикләү өчен катгый чаралар кирәк булырга мөмкин.

- Хәвефсез интернет лигасы хәзерге вакытта “Роскомнадзор”ның “YouTube”ка карата инерциясен бөтенләй аңламый. Безгә кулланучылар күпләп язалар: ни өчен “YouTube” ачыктан-ачык русофобия контенты, ни өчен альтернатива юк, ни өчен анда бары тик Украина позициясе генә тәкъдим ителгән? Ни өчен Русиянең рәсми киңкүләм мәгълүмат чараларын, яңалыкларны гына түгел, ә “Спас” һәм “Мәдәният” кебек мәгълүмат чараларын да блокировкалыйлар? Тик шул ук вакытта треш-стримнар кебек куркыныч контентны блокировкаламыйлар. “Роскомнадзор”дагы хезмәттәшләр менә бу халык борчылуын ишетсен иде, — дип белдерә Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Хәвефсез интернет лигасы директоры Екатерина Мизулина.

Аның сүзләренә караганда, Хәвефсез интернет лигасы Украинада махсус операция темасы буенча челтәрдә 3,4 миллионнан артык ялган хәбәр теркәгән. “Роскомнадзор” 45 меңнән артык фейкны гамәлдән чыгарган. 8700дән артык интернет-ресурслар блакировкаланган.

 
Фото: ufaved.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Башкортстан эксперты: “YouTube”та уңай контентны арттырырга кирәк
Башкортстан эксперты: “YouTube”та уңай контентны арттырырга кирәк
Автор:https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-04-02/bashkortstan-eksperty-youtube-ta-u-ay-kontentny-arttyryrga-kir-k-2753762
Читайте нас: