Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
1 апрель 2022, 10:30

Яңа чат-бот аша аралашыгыз!

Биредә үзегезне борчыган сорауларга җавап табарга да мөмкин.  

Яңа чат-бот аша аралашыгыз!
Яңа чат-бот аша аралашыгыз!

Республикада «Помощник Объясняем. Башкортостан» чат-ботын эшләтеп җибәрделәр. Анда төбәктәге ярдәм чаралары, вакансияләр, азык-төлеккә бәяләр һәм башка бик күп нәрсәләр турында оператив мәгълүмат алырга мөмкин. Виртуаль ярдәмчегә сылтама - [url=https://t.me/WeexplainRB_Bot.]https://t.me/WeexplainRB_Bot[/url].

Яңа чат-ботта тематик рубрика сайлау һәм билгеле бер сорауга җавап эзләү функциясе бар. Кулланучыларга мәгълүматны "Объясняем" порталында барлык материаллар арасында эзләргә кирәкми. Категорияләр буенча язмаларны сортларга аерырга һәм нәрсә кирәк, шуны сайларга була. Әгәр дә кеше үз соравын чат-ботта тапмаган икән, "Башка сорау" өстәмә төймәсен сайларга кирәк, социаль челтәрдә сылтама буенча узарга кирәк.

"Без көн саен халкыбызның төрле сораулар белән күпсанлы мөрәҗәгатьләрен эшкәртәбез: товарларга бәяләр, дарулар булу, гамәлдәге республика һәм федераль социаль программалар, эшкуарларга ярдәм чаралары турында. Барлык килгән сорауларны анализлыйбыз, темалар буенча төркемлибез һәм аларга җаваплар әзерлибез, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлардан хезмәттәшләр белән берлектә. Иң популяр сорауларга җаваплар соңрак төзелгән чат-ботка эләгә. Безнең өчен иң мөһиме һәр кеше кыска вакыт эчендә дөрес, тикшерелгән мәгълүматны ала алсын һәм бер-ике клик белән генә", - дип аңлатты яңа сервисның мөһимлеген Башкортстан Республикасы Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарә башлыгы урынбасары Дмитрий Черенков.

Элегрәк Русия Хөкүмәте тарафыннан җибәрелгән «Объясняем.рф» мәгълүмат ресурсында шулай ук «Объясняем.рф» //t.me/WeexplainRF_bot» үз чат-боты бар. Сервис Telegram, Viber һәм "ВКонтакте" социаль челтәрендә эшли. Проектны «Милли приоритетлар» һәм «Диалог» коммерция карамагында булмаган оешмалар гамәлгә ашырылды.

Фото: smmacademy.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Яңа чат-бот аша аралашыгыз!
Яңа чат-бот аша аралашыгыз!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-03-31/ya-a-chat-bot-asha-aralashygyz-2751855
Читайте нас: