Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
31 март 2022, 17:05

"Уфа" су асты көймәсе суга төшерелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә «Уфа» су асты көймәсе турында пост бастырган.

"Уфа" су асты көймәсе суга төшерелде
"Уфа" су асты көймәсе суга төшерелде
"Бу - «Уфа» су асты көймәсе, Тын океан флоты өчен яңа хәрби берәмлек. Бүген Санкт-Петербургта аны тантаналы рәвештә суга төшерделәр.

Башкортстанның данлы флот традицияләре бар, флотта республикабызның 34 меңнән артык кешесе хезмәт иткән. Һәм без яңа субмаринага башкалабызның, хезмәт батырлыгы шәһәренең исеме бирелүе белән горурланабыз. Мин Санкт-Петербург губернаторы Александр Бегловка һәм «Адмиралтейские верфи»га моның өчен рәхмәт белдерәм.

Кадерле иптәшем, фикердәшем Өлфәт Мансур улы Мостафин башлап җибәргән зур эшне без тәмамладык. Үз вакытында ул безнең Диңгезчеләр җыелышында көймәне «Уфа» дип атау башлангычын кайнар хуплады һәм аны салуда катнашты. Бүгенге тантана белән без аны искә алдык. Хатыным Карина бу су асты көймәсенең "исем анасы" булды - безнең гаилә өчен бу бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Һәм без «Уфа» экипажы турында икеләтә кайгыртачакбыз.

Корабта хезмәт итүчеләр уңышлар телим. Ә Башкортстан, безнең яхшы традиция буенча, сезгә һичшиксез ярдәм итәчәк", дип язган ул.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, корабларның «исем аналары» традицияләре күптәнге тарихка ия. Суга төшерү ритуалының төп моменты - корабның исеме, ул аның тормышының башлануын символлаштыра. "Исем анасы" корабка тантаналы рәвештә аның исемен әйтеп мөрәҗәгать итә һәм шампан шәрабы шешәсен судно бортына бәреп вата.

Татьяна Голикова, Валентина Матвиенко, Эльвира Нәбиуллина кебек көчле, харизматик һәм үз-үзен тәэмин итә алырлык хатын-кызлар Русия тарихында урыс көймәләренең "исем аналары" булып тора.


Автор:Ример Насретдинов
"Уфа" су асты көймәсе суга төшерелде
"Уфа" су асты көймәсе суга төшерелде
Автор:https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2022-03-31/ufa-su-asty-k-ym-se-suga-t-sherelde-2751541
Читайте нас: