Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
12 гыйнвар 2022, 10:40

Законнар һəм гаделлек сагында

Русия прокуратурасы 300 еллыгын билгели

Законнар һəм гаделлек сагында
Законнар һəм гаделлек сагында

1722 елның 12 гыйнварында Петр Беренченең “Сенат кырында Генерал-прокурор һəм Обер-прокурор, шулай ук һəр Коллегиядə генерал-прокурорга рапорт биреп барачак үз прокуроры булырга тиеш” Указына ярашлы, Русия прокуратурасы булдырыла. Аскын районы прокуратурасы, архив документларына караганда, 1935 елда төзелə. Əмма 1948 елга кадəр прокурор булып эшлəүчелəр турында документлар сакланмаган. Əлеге вакытта районда элекке прокурор — Минсара Миңнегəрəй кызы Низамова, канцелярия мөдире — Венера Фазылкарам кызы Хəйруллина, шулай ук Фəйрүзə Имаметдин кызы Исламова яшилəр. Минсара Низамова район прокуроры вазифасын башкарган бердəнбер хатын-кыз, ул чыгышы белəн Татарстан Республикасының Минзəлə районыннан. Башта тарих укытучысы булып эшли, шул ук вакытта читтəн торып Казан дəүлəт университетының юридик факультетында укый. 1975 елда аңа Аскын авылында прокуратурада эш тəкъдим итəлəр. — Элек телефон, элемтə, транспорт һəм юллар юк, фаҗига, җинаять урынына ат һəм трактор арбасында, еш кына җəяүлəп барырга туры килə иде. Техникадан борынгы үрнəктəге пичəтлəү машинкасыннан башка бернəрсə дə булмады. Əмма прокуратура хезмəткəрлəре авырлыкларга карамастан, һəрчак үз бурычларына намус белəн карады, зур җаваплылык белəн башкарды, — дип искə ала ул. Бүген район прокуратурасы коллективында өч белгеч шəхси вакытлары белəн исəплəшмичə, тырышып хезмəт сала. Район прокуроры урынбасары вазифасын Илгиз Əбүбəкер улы Локманов башкара, аңа республика прокуроры тарафыннан берничə тапкыр рəхмəт белдерелде. Прокурор ярдəмчесе эшен Илнур Миңнехан улы Хөснуллин алып бара, ул бу эшкə 2021 елның декабреннəн тотынды, элегрəк тикшерү комитетында эшлəде. Канцелярия мөдире Светлана Рəфыйк кызы Баранова бу вазифаны 18 ел башкара, намуслы эше һəм хезмəт үсешенə зур өлеш керткəне өчен республика прокуратурасы тарафыннан күптапкырлар бүлəклəнгəн. Водитель Əлфит Əлтаф улы Сəмигуллин да эшен җиренə җиткереп башкара. 2018 елдан район прокуратурасын Нияз Низаметдин улы Фəизов җитəкли. Прокуратура хезмəткəрлəре үзлəренең ветераннарын да онытмый, һəр ел саен район прокуроры аларны һөнəри бəйрəмнəре, Олылар көне һəм юбилейлары белəн котлый. Русия прокуратурасының 300 еллыгын бəйрəм итү алдыннан “Йəшлек” паркында агачлар утыртылды.

Анда мəртəбəле кунаклар исəбендə районда һəм аннан читтə яшəгəн прокуратура ветераннары да актив катнашты. Район прокуратура хезмəткəрлəре халыкны шəхси кабул итүлəр, көнүзəк мəсьəлəлəргə бəйле “кайнар линия”лəр үткəрə. Район прокуроры Нияз Фəизов ел саен авылларга чыгып, шул исəптəн район үзəгеннəн ерак урнашкан авыл билəмəлəрендə дə халыкны шəхсəн кабул итə. Шулай ук район хакимиятендə хокукый ярдəм күрсəтүгə бəйле чараларда актив катнаша. Район Советының бер генə утырышы да прокуратура хезмəткəрлəре катнашлыгыннан башка үтми, алар депутатлар кабул итəчəк карарлар проектлары белəн алдан таныша. Аскын районы прокуратурасы коллективы гражданнарның бозылган хокукларын тергезə, судта дəүлəт гаеплəвен яклый, учреждение, оешма, предприятиелəрдə гамəлдəге законнарның тайпылышсыз үтəлешен, өстенлекле милли проектларның тормышка ашырылуын тикшерү, җинаятьлəрне кисəтү һəм ачыклау буенча күлəмле эш алып бара. Балигъ булмаганнарның хокукларын яклауга зур игътибар бирелə, мəктəп укучылары белəн аларга үзлəренең хокукларын, закон алдындагы җаваплылыкны аңлату максатында очрашу, əңгəмəлəр үткəрелə. Хокук саклау органнарының процессуаль эшчəнлеген күзəтү буенча чаралар күрелə. Нəтиҗəдə, прокурор тикшерүен[1]нəн соң җинаять эшлəре ачыла һəм гаеплелəр җаваплылыкка тарттырыла. Эшкуарларның да хокукларын яклауга зур игътибар бирелә. Ел да гражданнарның хезмəт хакын, башка тиешле түлəүлəрне вакытында түлəмəүгə, хезмəт сагына бəйле хокук бозу очраклары ачыклана. Гражданнарның торак хокукларын, шулай ук законга ярашлыторак бирелергə тиешле кешелəр хокукларын яклауга аерым игътибар бирелə. Район прокуроры хокук саклау органнарының координацион эшчəнлегендə зур роль уйный. Ел саен прокурор рəислегендə җинаятьчелек белəн көрəшкə һəм аны кисəтүгə багышланган көнүзəк мəсьəлəлəр буенча координацион һəм ведомствоара киңəшмəлəр үткəрелə. Коррупциягə каршы эшне күзəтүдə тоту элеккечə өстенлекле һəм мөһим юнəлешлəрнең берсе булып кала. Шул ук вакытта прокуратура тарафыннан гаепле кешелəргə карата барлык катгый чаралар күрелə, билəгəн вазифасына карамастан, җинаять эше кузгатыла һəм хезмəт килешүен өзүгə кадəр барып җитə. Судларда прокурор дəүлəт гаеплəүчесе буларак чыгыш ясый һəм дəүлəт исеменнəн гаеплəү карарын яклый, судка гаеплəнүченең гаебен раслаучы дəлиллəр китерə һəм гадел җəза бирүне тəкъдим итə.

 Саннар телендə

Аскын районы прокурорлары:

1948-1950 елларда — Гарипов,

1950-1954 — Əхмəдышин,

1954-1964 — Латыйпов,

1964-1965 — А.Агеев,

1966-1969 — Габдуллин,

1969-1974 — Р.Н.Нуртдинов,

1974-1979 — М.Ф.Фəттахов,

1979-1984 — Р.З.Мəсəлимов,

1985-1992 — М.М.Низамова,

1992-1999 — В.Г.Харисов,

1999-2001 — В.К.Низамов,

2001-2004 — Р.А.Кадыров,

2004-2007 — С.Ю.Сираҗетдинов,

2007-2012 — Н.Ф.Ханнанов,

2012-2018 — Д.Н.Түлəбаев,

2018 елдан — Н.Н.Фəизов.

Нияз Фəизов, район прокуроры, юстициянең кече советнигы.

Законнар һəм гаделлек сагында
Законнар һəм гаделлек сагында
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: