Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
17 декабрь 2021, 10:15

“Изгелек агачы” эстафетасы дәвам итә

Эстафетага изге күңелле райондашыбыз Динар Фазлыйнуров та кушылды.

“Изгелек агачы” эстафетасы дәвам итә
“Изгелек агачы” эстафетасы дәвам итә

Ул Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов старт биргән “Изгелек агачы” мәрхәмәтлелек эстафетасын дәвам итеп,  өлкән яшьтәге райондашыбызга “Ышаныч” гәзите бүләк итте. Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә дә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешегә ярдәм итү, егылса кул бирү, бүләкләр, яңалыклар белән шатландыру – болар барысы да яхшы эш булып тора. Хәтта гади генә гәзит бүләк итеп тә кешеләргә күпме шатлык, куаныч өләшергә мөмкин.  Әйе, бу изгелекнең бер кечкенә генә үрнәге. Ә инде арабызда олы йөрәкле, мәрхәмәтле шәхесләр булуы мәшәкатьле тормышыбызга ямь өсти. 

 

#Изгелекагачы#Дереводобра
#Матбугат2022Аскынрайоны
#Подписка2022Аскинскийрайон

 

“Изгелек агачы” эстафетасы дәвам итә
“Изгелек агачы” эстафетасы дәвам итә
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: