Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
14 декабрь 2021, 09:50

Бүген — Башкорт теле көне

Башкортстанда, төбәк Башлыгы указына ярашлы, 14 декабрьдә билгеләнгән Башкорт теле көне уңаеннан атна дәвамында төрле чаралар узды.

Бүген — Башкорт теле көне
Бүген — Башкорт теле көне
Башкорт теле атналыгы 7 декабрьдә үк башланды. Башкорт теле көненә һәм М. Акмулланың 190 еллыгына багышланган чаралар “Җиде адым” дип исемләнгән бердәм концепциягә берләштерелде.

Башкорт теле атналыгының төп чаралары: башкорт рок-башкаручылары катнашлыгында кичә, “М. Акмулланың якты юлы” әдәби кичәсе, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” форматында актив башкорт яшьләре өчен “Йомробаш” интеллектуаль уены, Башкортстанның милли инновацион мәктәпләре директорлары форумы, “Тел ярдәмендә...” старт-сессиясе; Гафури районында Җәлил Киекбаев бюстын ачу; “Данлы юллар үткән узаманнар” “түгәрәк өстәл”е; Башкортстан Башлыгы грантына башкорт телендә “Кубоклар лигасы” КВН финалы; башкорт телендә “Әсәм теле — сәсән теле”шигърият конкурсы, М. Акмулланың тууына 190 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты, Миякә районында М. Акмулла исемендәге премияне тапшыру чарасы.

Бүген, Башкорт теле көнендә, республикада М. Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Шулай ук укучылар өчен башкорт теле буенча бердәм онлайн-дәрес, башкорт телен популярлаштыру һәм үстерү буенча “Башкорт теле – яңа караш” башкорт проектларын тәкъдир итү, “Ритайым” яшьләр чарасы, республиканың барлык муниципалитетларында башкорт теле кичәләре көтелә.

Белем бирү оешмаларында башкорт телендә мәктәп радиосы һәм телевидениесе көннәре, М. Акмулланың туган һәм чит телләрдә шигырьләрен уку видеомарафоны, кыска метражлы башкорт фильмнарын карау, “Бикбай укулары” төбәкара әдәби-иҗат конкурсы, “Дустыңа башкорт теле турында сөйлә” видеороликлар бәйгесе, “Без бергә” мәктәп онлайн-кичәләре узды.


 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Бүген — Башкорт теле көне
Бүген — Башкорт теле көне
Автор:https://kiziltan.ru/articles/millt/2021-12-14/b-gen-bashkort-tele-k-ne-2618470
Читайте нас: