Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
3 декабрь 2021, 15:20

“Ышаныч”ны бигрәк яратам

Һәр санын көтеп алып, йотлыгып укыйм

“Ышаныч”ны бигрәк яратам
“Ышаныч”ны бигрәк яратам

Район гәзитен гомере буе алдыручы, яратып укучылар булуы, әлбәттә, зур куаныч безнең өчен. Без нәкъ шундый тугры дусларыбызның өметләрен акларга, алар яраткан темаларга мәкаләләр язарга, барлык яңалыкларны вакытында җиткерергә тырышабыз.

Аскын авылында яшәүче хөрмәтле хезмәт ветераны, 85 яшьлек Зөлфия Әгъзамова шундый укучыларыбызның берсе.

— Район гәзитен үземне белә башлаганнан бирле яздырам, бигрәк яратам, һәр санын көтеп алам, почта тартмасыннан алгач, өйгә кергәнче үк укый башлыйм. Без бит сугыш чоры балалары, ул чакта гәзит яңалыкларның бердәнбер чыганагы иде. Шул дәвердән үк имеш-мимешкә түгел, ә басма сүзгә ышанырга күнегелгән. Бик авыр, юклык чакларында да гәзитне яздырмый калганым булмады. Хәзер инде, Аллага шөкер, пенсияне вакытында бирәләр, кибетләрдә җаның ни тели шул бар, күңелгә рухи азык кына кирәк. Шуңа киләсе 2022 елга да яраткан гәзитемә язылып куйдым. “Ышаныч” белән дуслыгым файдалы да булды: бүләккә 1 центнер ашлык отып, тавыкларымны Куяштыр бодае белән куандырганым да булды, берничә ел элек чынаяклар җыелмасы алып, чәй эчкән саен рәхмәт укыйм, — ди Зөлфия Галәветдин кызы.

Менә шундый ачык күңелле, һәр көнгә куанып, Ходайга шөкерана кылып яшәүче тугры дусларыбыз булганда, гәзитебезнең киләчәге өметле, дияргә була.

Миләүшә Хөсәенова.

Наилә Имаева фотосы. 

“Ышаныч”ны бигрәк яратам
“Ышаныч”ны бигрәк яратам
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: