Ышаныч
+17 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
26 октябрь 2021, 10:10

Кичә яңа чикләүләр кертелде

Элекке “ирекле” тормышны сагынып сөйләргә генә калды...

Кичә яңа чикләүләр кертелде
Кичә яңа чикләүләр кертелде

Республикада коронавирус пандемиясе чорындагы яңа чикләү чаралары үз көченә керде.  Базарларга йөрү кагыйдәләре 25 октябрьдән гамәлгә керде.

Төбәк җитәкчесе указы буенча,  18 яшьтән өлкәнрәкләр  базарларга кулларында вакцинация үтүне раслаган сертификат яисә 6 ай эчендә коронавирус кичерүне раслаган белешмә булганда гына йөри ала. Авыл хуҗалыгы базарлары яисә махсуслаштырылган азык-төлек базарлары искәрмә булып тора.

Бу атнада властьлар массакүләм халык җыелган урыннарга йөрер өчен таләп ителгән документлар исемлегенә үзгәрешләр кертәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров указы буенча, сәүдә үзәкләренә, музейларга,  театр, кинотеатрларга, фитнес-залларга һәм башка объектларга коронавируска каршы прививка ясатуны раслаган сертификат, соңгы 6 ай эчендә ковидны кичерүне дәлилләгән белешмә яисә кире нәтиҗәле ПЦР-тест булганда кереп була. 27 октябрьдән соң ПЦР-тестлар бары тик авыруларны дәваханәгә салганда (“+” нәтиҗәле) гына кирәк булачак.

Калган учреждениеләрдә  бу датадан алып ПЦР-тестларны кабул итмәячәкләр.

Чыганак: ufatime.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Кичә яңа чикләүләр кертелде
Кичә яңа чикләүләр кертелде
Автор:https://omet-rb.com/articles/koronavirus/2021-10-25/b-genn-n-ya-a-chikl-l-r-kertelde-2558924
Читайте нас в