Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
4 декабрь 2020, 11:55

Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест узды

Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест 3 декабрьдә Русиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә билгесез солдат көнендә узды.

Тестны оештыручы булып Дәүләт думасы каршындагы Яшьләр парламенты чыгыш ясады.
Башкортстанда парламент каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы тест үткәрде. Дәүләт җыелышы-Корылтай йорты республикада акцияне үткәрүнең төп мәйданчыгына әверелде. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев мөрәҗәгать итте.
- Бу ел илебез өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен дә истәлекле - 75 ел элек илебез, миллионлаган солдат һәм тыныч халыкны корбан итеп, нацист Германиясен тар-мар итте, - диде парламент рәисе. - Тестны үткәрү - Русия Федерациясе гражданнарына, чит илләрдә яшәүче ватандашларга Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә этәргеч бирү генә түгел. Бу дәүләт власте органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының тарихи грамоталылыкны саклау проблемаларына игътибарын җәлеп итү дә.
Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, Башкортстанда Дәүләт җыелышы депутатлары, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары тест үткәрүдә катнашырга теләк белдергән.
Тестның биремнәре Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Хәрби университеты тарафыннан эшләнгән. Тестны үткәрү вакыты - 30 минут, биремнәр 30 сорауны үз эченә ала.
Фото: gsrb.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест узды (rbsmi.ru)
Читайте нас: