Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
8 октябрь 2020, 11:25

Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проектына конкурс үткәрелә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың милли каһарманы, легендар 112нче Башкорт (16нчы Гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл кую буенча иң яхшы проектка ачык конкурс үткәрү турында указга кул куйды.

Документ нигезендә комдивка һәйкәл Уфада Совет мәйданында урнаштырылачак.
Конкурсны үткәрүне оештыручы - Башкортстан Башлыгының Эшләр идарәсе, ул конкурс комиссиясенең тиешле положениесен һәм составын расларга тиеш.
Республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы “Башкортостан” телерадиокомпаниясе белән берлектә конкурсны яктыртуны тәэмин итәчәк.
Республика Хөкүмәтенә указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләү йөкләтелде.
Фото: glavarb.ru

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: