Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
17 сентябрь 2020, 18:00

• Бөек Җиңүне 75нче тапкыр каршылады

Әлеге вакытта Чернушка шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Муллахан Нурисламов безнең якташ. Агымдагы елда ул Бөек Җиңүне 75нче тапкыр каршы алды. Ә бит 12 июльдә аңа 106 яшь тулган.

Әлеге вакытта Чернушка шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Муллахан Нурисламов безнең якташ. Агымдагы елда ул Бөек Җиңүне 75нче тапкыр каршы алды. Ә бит 12 июльдә аңа 106 яшь тулган.
Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы Ришат Дихин төзелеш һәм тормыш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Анатолий Щербинин белән ветеранда кунакта булды. Муллахан Нурислам улы аларны зур теләк, күтәренке кәеф белән каршы алды. Кунаклар өлкән буын вәкиленең сәламәтлеге белән кызыксынды, кәрәзле телефон бүләк итте.
Бүген Муллахан Нурисламов кызы Әнисә тәрбиясендә гомер кичерә. Ул әтисен бик кадерләп, хөрмәтләп яши. Күптән түгел оныклары кайтып киткән: мич салганнар, су, канализация үткәргәннәр, шушы көннәрдә газ да тоташтырачаклар. Шулай булгач, яшәү шартлары уңайлы, канәгатьләнерлек.
— Бик тәрбияләп карыйлар, яшем ярыйсы гына булса да, хәлем яхшы, — дип сөйли тормышы турында ветеран. — Күптән түгел туган ягымда, Урманкүлдә булып килдем.
Муллахан Нурислам улы Ришат Марат улы белән район турында әңгәмә вакытында юк-юк та фронтта үткәргән көннәре турында искә төшерә. Ул каһәрле елларда кичергәннәрне хәтердән җуеп ташлап булмый.
— Берүзе генә булганда да күңел төшенкелегенә бирелеп утырмый: такмаклар яисә җырлар башкара. Менә шундый күтәренке рухлы кеше ул безнең әти, — дип сүзгә кушыла кызы.
Чынлап та, Муллахан Нурислам улының олы яшьтә булуына карамастан, зирәк акылы, көр күңеле, хәтере көнләшерлек. Хәзерге заманда язмышына мондый уңай карашлы кеше бик сирәк очрый.
— Дәһшәтле сугыш елларын үттем. Бүген бер теләгем — башкача сугыш булмасын. Тик тыныч, имин тормышта яшәргә насыйп итсен, — диде ветеран Ришат Марат улы белән әңгәмәдә.
— Әйе, без тыныч, җитеш тормышта яшибез. Һәр туган яңа көнгә куанып, булганына шөкерана кылып яшәргә генә кирәк. Имин тормышта гомер кичерү мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә, Муллахан Нурислам улы, — диде Ришат Марат улы.
Алия Гыйльванова.
Читайте нас: