Ышаныч
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
17 август 2020, 17:45

Тарихчыга бүләккә — китап

Батыр якташларыбыз турында мәгълүмат җыя.

Дәһшәтле сугыш афәтләре елдан-ел ерагая бара, ул чактагы канкойгыч вакыйгалар шаһитләре саны да кими, шуңа да Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелгәннәр турында мәгълүматларның бәясе бермә-бер арта.
Фронтка киткән аскынлылар турында мәгълүматларны җыю белән Аскын 2нче мәктәбенең тарих укытучысы Фәридә Хөсниярова беренче ел гына шөгыльләнми.
— Беләсезме, әгәр моңа җентекле тотынсаң, никадәр күп нәрсә белергә була. Менә шуңа да Аскыннан фронтка китүчеләр турында мәгълүмат җыю һәм аларны системалаштырып, стендка урнаштыру теләге туды, анда сугышта катнашучыларның фотографияләре, тормыш юллары булачак, — ди Фәридә Әнгам кызы. — Ә күпме аскынлы Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән, мәсәлән, галим-тарихчы Иван Федорович Плотников, шагыйрь Владимир Иванович Герасимов һәм башкалар.
Фәридә Хөсниярова мәгълүматлар җыйганда музей материалларына гына таянмый, ә сугышта катнашучыларның оныклары, туруннары белән дә аралаша.
— Менә 20 елга якын инде сәүдәгәрләр гаиләсе Коробковларның оныгы Валерий Николаевич Бердяев белән аралашам. Әйткәндәй, Коробковлар гаиләсенең өе Аскын 2 санлы балалар бакчасы урнашкан урында булган, — дип сүзен дәвам итә тарихчы. — Бу гаиләнең барлык диярлек әгъзалары сугышта катнашкан һәм мондый гаиләләр бихисап.
Күптән түгел Фәридә Хөсниярова редакциягә район гәзитенең сугышта катнашкан элекке мөхәррирләре турында мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итте. Аскын мәгълүмат үзәге директоры (баш мөхәррире) Фәйрүзә Юнысова аның белән аралашканнан соң, Фәридә Әнгам кызының шәхси һәм мәктәп китапханәләренә Рита Исламованың "Район и газета — сквозь призму времен" китабын бүләк итте. Фәйрүзә Юнысова бу китапның 1941-1945 елларда сугышта катнашучы аскынлылар турында стенд эшләүдә бәяләп бетергесез ярдәм итәр, дип ышана.
Алия Гыйльванова.
Читайте нас: