Ышаныч
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
24 июнь 2020, 16:10

«Тынычлык күгәрчене» Бөтенрусия флешмобында катнашыйк!

Әлеге чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Ак күгәрчен - дөньяның иң танылган тынычлык символы. "Тынычлык күгәрчене" флешмобын оештыручылар халыкны 24 июнь көнне, бүгенге тыныч тормыш билгесе итеп, күгәрчен сынын ясарга чакыра.

Флешмобта катнашып, һәркем Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга рәхмәт белдерә, бөтен планетага тыныч тормышның мөһимлеге турында хәбәр сала ала.

Кәгазь күгәрченнәрне ясау һәм элү өчен шәһәрләрдә "Хәтер зоналары" оештырыла. Әмма аларны һәркем үзе яшәгән йорт алдына, тәрәзәләргә элеп куя ала.

Үз күгәрченнәрегезне фотога төшереп, тынычлык теләп, интернет киңлегенә "очышка" озата аласыз. Моның өчен #Голубьмир #Мирназемле хештегларын кулланнырга кирәк.

Фото: https://nanraionadm.khabkrai.ru/events/Novosti/4779

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Tinichlik-k-g-rchene-B-tenrusiya-fleshmobinda-katnashiyk-335576/

Читайте нас: