Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
24 июнь 2020, 16:20

Мәскәүдә Җиңү парады уза

Хәзер Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парады уза.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан парад пандемия аркасында 9 майдан соңрак вакытка – 24 июньгә күчерелде. Шул ук көнне 1945 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда тарихи Җиңү парады үткән.

Югары Башкомандующий Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән чит ил лидерлары белән чараны трибунадан карый.

Билгеле булганча, Җиңү парадына Мәскәүгә Абхазия президенты Аслан Бжания, Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Босния һәм Герцеговина Президиумының серб әгъзасы Милорад Додик, Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстан президенты Сооронбай Жээнбеков, Молдавия президенты Игорь Додон, Сербия президенты Александар Вучич, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиев, Көньяк Осетия президенты Анатолий Бибилов килде.

Парадта якынча 14 мең кеше катнаша. Механикалаштырылган колоннага 200дән артык тарихи, заманча һәм перспективалы хәрби техника берәмлеге керә. Шуларның 20дән артык үрнәге хәрби парадта беренче тапкыр катнаша. Парадны авиация очышы тәмамлый.

Фото: tass.ru сайтыннан.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/M-sk-d--i--paradi-uza-335887/

Читайте нас: