Ышаныч
+34 °С
Ясно
Җиңүгә 75 ел
24 Июня 2020, 11:15

Илебездә "Җиңү авазы" яңгырады

Бүген, 24 июньдә, урындагы вакыт белән 12 сәгатьтә Башкортстан "Җиңү авазы" бөтенрусия акциясенә кушылды.

1 минут дәвамында барлык транспорт чараларының – шәхси автомобильләрдән алып иҗтимагый һәм эшлекле транспорт, поезд, корабларның гудогы яңгырады. Шахталар һәм карьерлар, портлар, чиркәүләр һәм соборлар шаулады.

"Җиңү авазы" акциясе Ватанны саклаучылар хөрмәтенә, шулай ук бөтен җирдә тынычлыкка тугрылык билгесе итеп үткәрелде. Чара бөтен илебез буйлап гөрләп узды. Аңа республика халкы да кушылды.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Ilebezd--i--avazi-ya-giradi-335829/

Читайте нас