Ышаныч
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
24 июнь 2020, 16:10

"Җиңү тарихы" квесты чакыра

Бүген илдә Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан оештырылган чаралар уза.

24 июньдә Русиядә яшәүче һәрбер кеше «Җиңү тарихы» квестын уза алачак, ул тарих дәресләре биремнәренә нигезләнә. Шәһәрләрдә яшәүчеләр истәлекле урыннар, урамнар буйлап йөри, Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен карый алачак.

Мондый сәяхәт биредә яшәүчеләргә шәһәрнең моңача аз билгеле тарихы, Җиңүгә керткән өлеше яки игътибардан читтә калган тарихи урыннары турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк.

Хәтер һәм дан елы төбәк дирекциясе республикада әлеге чараны үткәрүне оештыруны, хәвефсезлек чаралары күрүне һәм алар турында киңкүләм мәгълүмат чараларында хәбәрләр урнаштыруны үз өстенә ала.

Фото :https://xn--2020-k4dg3e.xn--p1ai/

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/i--tarihi-kvesti-chakira-335573/

Читайте нас: