Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
23 июнь 2020, 16:55

Ил куәте монда чагыла!

Иртәгә, 24 июньдә, төгәл 75 ел элек булган данлы сәхифәләрне яңартып, Мәскәүнең Кызыл мәйданында хәрби парад узачак.

Русия Президенты Владимир Путин Указы белән 24 июнь ял көне дип игълан ителде. Бу көнне Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парады үтәчәк.

Быел 9 майда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ил буенча хәрби парадлар һәм “Үлемсез полк” чарасын үткәрүгә коронавирус пандемиясе каршы төште. Катнашучыларның сәламәтлегенә зыян китермәс өчен тантаналар вакыты күчерелде.

24 июнь очраклы гына сайланмаган. Нәкъ шул көнне 1945 елда Мәскәүдә легендар Җиңүчеләр парады оештырылган. Кызыл мәйданнан фронттан кайткан сугышчылар үткән. Ул парадта бөтен фронтлардан һәм барлык төр гаскәрләрдән 35 меңнән артык кеше катнашкан: 24 маршал, 249 генерал, 2 536 офицер, 31 116 рядовой һәм сержант. Җыелма хәрби оркестр 1400 кешедән торган. 1850 берәмлек хәрби техника тәкъдим ителгән, алар арасында союзникларның хәрби машиналары да булган.

Парадны маршал Георгий Жуков кабул итә, гаскәрләр белән маршал Константин Рокоссовский командалык итә.

1945 елның 24 июнендәге парадның иң тетрәндергеч мизгелләренең берсе тар-мар ителгән фашист илбасарлары гаскәрләренең байракларын һәм штандартларын Мавзолей янына ташлау булгандыр. 200 данә байрак һәм штандартны Ф. Дзержинский исемендәге дивизиянең 3нче полкы ротасы алып килә.

2020 елгы Җиңү парадында 15 меңгә якын хәрби катнашачак дип көтелә. Кызыл мәйданнан 1943 елгы үрнәктәге формага киенгән 10 батальон һәм 200 берәмлек техника үтәчәк. Легендар Т-34 танклары ачып җибәрәчәк механикалаштырылган колонна хәрәкәтен Русия хәрби техникасының яңа үрнәкләре дәвам итәчәк. Кызыл мәйданда беренче тапкыр Т-90М һәм Т-80БВМ танклары, башка куәтле машиналар һәм комплекслар үтәчәк. Хәрби-Һава көчләре чыгышы да планлаштырылган.

Резеда НУРТДИНОВА.

Фото: Архив фотосы.

Автор: Резеда Нуртдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Il-ku-te-monda-chagila-334367/

Читайте нас: