Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
15 Май 2020, 19:00

Туган ягының чын патриоты

Илебез халкы, тынычлык сөюче кешелек дөньясы иң изге, иң шатлыклы тарихи бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте.

1945 елның Җиңү китергән сөенечле ул көненнән соң күпме генә еллар үтмәсен, фашизм һәлакәтеннән бөтен дөньяны коткарып калган җиңүчеләр буыны, аның тиңдәшсез батырлыгы күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге сакланачак. Сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.
Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең якты хатирәсе шәһәр һәм авылларыбыз атамаларында, меңләгән бронза һәм гранит һәйкәлләрдә гәүдәләндерелгән, туган як һәм мәктәп музейларында саклана торган бәяләп бетергесез кыйммәтле экспонатларда мәңгеләштерелгән.
Бу юнәлештә безнең районда да бик күп изге эшләр башкарыла. Мәсәлән, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Иске Мотабаш, Яңа Мотабаш, Иске Казанчы һәм Урманкүл авылларында Дан һәм хәтер елын чагылдырган баннерлар урын алды. Аларны Бөре шәһәрендә яшәүче Әлтаф Кафил улы Таюпов үз акчасына урнаштырган. Ул чын-чынлап туган ягының патриоты, чыгышы белән Яңа Мотабаш авылыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт сала. Туганнары белән Яңа Мотабаш һәм Урманкүл авылларында обелисклар урнаштыруда катнаша, иганә ярдәме күрсәтә. Әтисе һәм әнисе ягыннан Бөек Ватан сугышына 12 кеше киткән. Аларның тик дүртесе генә яу яланыннан исән кайта, калганнары Туган ил азатлыгы өчен яу кырында батырларча һәлак була. Гаиләсенең чын батырлары “1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Шулай ук Әлтаф Таюповның актив эшчәнлеге ярдәмендә һәм шәхсән катнашлыгында туган авылындагы зират киртәләп алына, төзекләндерелә.
Менә шундый намуслы, изге күңелле, туганы ягым, туган авылым дип җан атып яшәгән якташлар чын-чынлап горурлык хисе тудыра.
Читайте нас: