Ышаныч
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
11 Май 2020, 12:50

Йөрәкләребездә мәңге сакланыр

Бөек Ватан сугышында үлем белән күзгә-күз карашып, утлар-сулар кичеп, дошманны җиңеп, туган җиренә исән-имин кайтып та, үзләре яулаган тыныч тормышта гаилә корып, балалар сөя алмаган яугирләребез күп булган. Шундыйларның берсе — дәү әтиебезнең бертуган абыйсы Фәһимҗан Гаян улы Гаянов. Аның данлы, шул ук вакытта кыска гына гомер юлын искә алсаң, язмышның никадәр аяусһыз икәнен аңлыйсың...

Фәһимҗан Гаянов 1919 елда Каракүл авылында Миңкамал һәм Миңнегаян Әхмәтшиннар гаиләсендә икенче бала булып туа. Апасы Кифая, энесе Галишан, сеңлесе Саимә белән бик тату үсәләр. Заманалар авыр була. Яшьтәшләре кебек бик яшьли хезмәткә җигелә, колхозның бер эшеннән дә читтә калмыйлар. 1939 елда ул Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе сафына алына. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елның ноябрендә гвардия өлкән сержанты званиесендә фронтка китә. Ул 2нче Украина фронтының 9нчы гвардия һава-десант дивизиясенең 23нче укчылар полкында хезмәт итә. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак (19.06.1945 ел), 1нче (30.08.1944 ел) һәм 2нче дәрәҗә (19.05.1944 ел) Ватан сугышы орденнары һәм күпсанлы медальләр белән
бүләкләнә. Кызыл Байрак орденының бүләкләү кәгазендә шундый юллар бар: “Иптәш Гаянов, танкка каршы орудие командиры буларак, 1942 елның 24 декабреннән алып Прохоровкадан Үзәк Германиягә кадәр батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, полк белән данлы яу юлы үтә. 1944 елның 6 августында Вислока елгсы буенда немец танклары безнең полкны арттан атакага ала, взвод командиры паникага бирелеп йөгергәч, иптәш Гаянов взвод белән командалык итүне үз өстөнә ала. Төзәүче урынына басып, ул үзенең орудиесеннән өч немец танкын (берсе королевский тигр һәм икесе авыр танк була) һәм 20дән артык дошман солдатын юк итә. Нәтиҗәдә, һөҗүм кире кагыла. Шушы елның 8 августында гитлерчылар янә атакага күтәрелә, иптәш Гаянов тагы да командалык итүне үзенә ала һәм шәхсән үзе төзәүче булып, өч пулеметны, 30дан артык дошман солдатын юк итә. 1945 елның 20 апрелендә дә Шпремберг шәһәрен штурмга алганда, орудие командиры буларак, немецның бер авыр танкын һәм ике орудиесен юк итеп, безнең пехотага шәһәрнең көнбатыш ягына чыгырга мөмкинлек бирә. Прохоровкадан Үзәк Германиягә кадәр үткән яуларда Гаянов Фәһимҗан үзенең расчеты составында алты танкны, җиде орудиене, 42 пулеметны һәм 250дән артык дошман солдатын юк итә...” ( “Халык батырлыгы” сайтынан алынды).
Шулай Фәһимҗан дәү әти сугышның башыннан азагына кадәр яу юлы үтеп, 1946 елда туган авылына кайта. Тырышып колхозда эшли. Чая, курку белмәс егет якты, матур киләчәккә планнар кора. Ләкин аңа яуланган имин тормышның рәхәтен күрергә, сөенеп эшләргә, авылын, колхозын тырыш хезмәте белән алга итәрә насыйп булмый. 1947 елда Балтач районыннан булган сөйгән кызын соратып барырга юлга чыкканда, фаҗигале вафат була.
Шушы дәһшәтле сугышны үткән һәр яугир Герой исеменә лаек. Ләкин шунысы кызганыч, бүген, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, без кадерле ветераннарыбызның күбесенә әйтер сүзләребезне, рәхмәтләребезне җиткерә, хәбәрләребез, шатлыкларыбыз белән уртаклаша алмыйбыз. Гаиләбезнең Герое — ФәҺимҗан дәү әти дә йөрәкләребездә мәңге яшәр.
Илсөяр Махатова.
Читайте нас: