Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
11 Май 2020, 13:50

Владимир Путин хәрби вузларны тәмамлаучыларны котлады

Русия Президенты Владимир Путин хәрби вузларны тәмамлаучыларны һәм Оборона министрлыгы академияләрен Җиңүнең 75 еллыгы һәм укуның уңышлы тәмамлануы белән котлады.#ВладимирПутин

Владимир Путин шулай ук Русия Кораллы Көчләре алга таба да камилләшәчәк, һәм яңа корал һәм техника төрләре белән җиһазланачак, дип ышандырды.

"Хәрби вузларны тәмамлаучыларны һәм Оборона министрлыгы академияләрен Җиңү көне белән котлыйм. Һәм, әлбәттә, укуны уңышлы тәмамлау белән. Бу һәр офицерның тормышындагы иң истәлекле вакыйга. Ә сезнең өчен ул махсус тантаналы һәм әһәмиятле көн", - диелә Кремль сайтында басылган Президент котлавында.


Фото: "РИА Новости".

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-h-rbi-vuzlarni-t-mamlauchilarni-kotladi-261277/

Читайте нас: