Башлангыч белемне бабам Солтанбәктә ала. Көчле рухлы, тырыш, физик яктан чыныккан егет булып үсеп буй җиткерә. Аның укырга теләге бик зур була, шуңа күрә ул укуын Бөре укытучылар институтында дәвам итә.
1941 елда сугыш башлана. Ул 1942 елның башында фронтка китә. Кызыл Байраклы Амур хәрби флотилиясенең Зей-Бурей бригадаһында зенит пулемётчылар бүлеге командиры булып хезмәт итә.
1945 елның август, сентябрь айларында Япониягә каршы сугышта да катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Нахимов медале, «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Нахимов медале белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән күрсәтмәдә бабам турында түбәндәге сүзләр язылган: “Япония гаскәрләренә каршы сугыш чорында хәрби постта нык тора. Иптәш Әгъләмов, тәүлек буе арыганлык белән исәпләшмичә, пулемет янында басып торды, шул ук вакытта югары сизгерлек һәм яхшы белем күрсәтте. Шәхси үрнәк белән иптәшләрен командование тарафыннан куелган бурычларны бик яхшы үтәү өчен рухландырды”. Без, оныклары, бабабыз белән хаклы рәвештә горурланабыз!
Бабам 1950 елның 19 мартында гына демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. Бөтен ил белән бергәләшеп сугыштан соңгы тормышны тергезү эшләрендә актив катнаша. Ул чор өчен хас булган барлык авырлыкларны да үз җилкәсендә күтәрә. Үзенең рухы белән нык һәм тырыш кеше булуы аркасында тормышта үз урынын таба.
Бабам 1950 елның сентябрендә Үрмияз урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эш башлый. Монда ул авылдашы, татар теле укытучысы Мөбәллига Мәхиян кызы Мәхиянова белән очраша, яшьләр арасында мәхәббәт учагы кабына. 1951 елның башында яшьләр гаилә кора. 1953 елда карт дәү әтием Бөре педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлап, тарих укытучысы һөнәренә ия була.
1953 елның август аенда Үршәде мәктәбенә күчәләр. Бабамны мәктәп директоры итеп тәгаенлиләр. Ул бу вазыйфада 1965 елга кадәр эшли. 1965 елның сентябреннән эшләрен Кашка урта мәктәбендә дәвам итәләр. Хаклы ялга чыкканчы бабам тарих укыта, ә әбием татар теле укытучысы булып эшли. Намуслы хезмәтләре өчен грамоталар белән бүләкләнәләр.
Тату гаиләдә биш бала: ике ул, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Барысына да югары белем бирәләр, олыны олы, кечене кече итәргә кирәклеген аңлатып үстерәләр. Бүгенге көндә балаларының барысы да исән-саулар, илебезнең төрле почмакларында матур дөнья көтәләр.
Карт әтием Раил гаиләдә дүртенче бала. Карт әнием Гөлниса Әбделгалим кызы белән тату гомер кичерәләр. Безгә һәрвакыт ярдәм итеп, үгет-нәсихәт биреп торалар. Бабаем кебек бик күпләр Ватаныбыз өчен үзләренең гомерләрен аямыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, без – киләчәк буын бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмаган. Күпме бәла-каза китергән, кеше гомерен өзгән афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да, сугыш чоры балаларын да...
Без алар алдында шушы матур, тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Без сезнең алда баш иябез!
Вадим Әгъләмов, Кашка урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.