Ышаныч
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
10 Май 2020, 17:55

Кадерлеләрем күңел түрендә

Сезгә Аскын районы Төлгезбаш авылыннан Дәүләтова Наилә Хәбиб кызы яза. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан газиз әти-әниемне искә алып,аларның сугыш елларында кабынган мәхәббәтләре турында сөйлисем килә.

Әтием Насыйбуллин Хәбиб Насыйбулла улы 1920 елда Аскын районы Иске Казанчы авылында туа.Ул яше җитеп Сталинград шәһәрендә армия сафларында хезмәт иткән чакта Бөек Ватан сугышы башланып китә.
Татарстанның Әтнә районында туып-үскән әнием Фәйрузова Бибинур Йосыф кызы шул елларны Сталинград тракторлар төзү заводына штукатур-маляр булып эшкә җибәрелә. Яшь кенә кечкенә гәүдәле әнием уңган-егәрле булуы белан аерылып тора.36 үлчәмле аягына бирелгән 42 үлчәмле ботинкаларда өшемәс өчен иске матрас мамыгын әрләп, оекбаш бәйләп кигән ул. Сталинградта барган каты сугыш чорында аларның эшләре туктап тормый. Заводны тергезеп торалар, чөнки ул танклар ремонтлау өчен кирәк була. Әниемнең тәнендә снаряд ярчыкларыннан яралар күп иде.
Менә шушы вакытта, тормыш авырлыкларына карамастан, ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт ялкыны кабына. Сугыштан соң безгә— биш балага гомер бирәләр. Хәстәрлекле әти-әниебезнең ышанычлы канаты астында авыр безнең балачак ачлык-ялангачыкта узмады. Җылы сөт, әнием пешергән шәңгә, кыстыбыйларның тәме бүгенгедәй хәтеремдә.
Әти-әнием бер-берсенә кирәк-терәк булып, хөрмәт итеп бәхетле матур гомер кичерделәр. Тырышлыклары өчен сугыш елларында да, сугыштан соң колхоз-совхозда эшләү чорында да бик күп медальләр белән бүләкләнделәр.
Кызганычка каршы, әти-әнием күптән мәрхүмнәр инде. Урыннары оҗмахта булсын кадерлеләремнең. Алар турындагы якты истәлек мәңгелеккә күңелемдә саклана.
Фикер
Ярис Зәйдуллин, туган якны өйрәнүче, ветеран укытучы:
— Хәбиб абый белән Бибинур апаны "Дружба" совхозында эшләгән вакыттан белә идем. Хәбиб абый үзәк усадьбада контора атларын карый иде. Ул вакытта совхозда күп белгечләр эш буенча атта йөрде. Җиңел машиналар бары совхоз директорында, партком секретарендә һәм берничә баш белгечтә генә иде. Хәбиб абый атларны яхшы тәрбияли, коырмта (дирбия), арба-чаналар һәрвакыт тәртиптә була иде. Теләсә нинди вакытта җигеп чыгып китәргә мөмкин иде.
Бибинур апа "Дружба" совхозының Иске Казанчы сөтчелек фермасында савымчы булып эшләде. Уңганлыгы, туры сүзлелеге белән аерылып тора иде. Эшкә намус белән караганы, социалистик ярышта алдынгы урыннар яулаган өчен "Мактау билгесе"ордены,берничә тапкыр "Социалистик ярышта җиңүче", "Бишьеллык алдынгысы" билгеләре белән бүләкләнде. Ел саен совхоз хакимиятенең кыйммәтле бүләкләренә лаек булды.
Балалары да үзләренә охшап булдыклы, матур, уңган, тырыш оныклары үстерде.
Читайте нас: