Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
10 Май 2020, 18:45

Горурланабыз, юксынабыз!

Бөек Җинүнең 75 еллыгы уңаеннан олы хөрмәт һәм сагыну хисләре белән кадерле дәү әтиебез, карт дәү әтиебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Галишан Гаян улы Гаяновны искә алабыз.

Дәү әтиебез Галишан Гаян улы 1923 елның 3 августында Аскын районының Каракүл авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул авыр елларда яшьтәшләре кебек эшләп үсә. Белемгә омтылучан үсмер Арбаш авылында укып, җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1939 елда “Үзәк” колхозында бухгалтер булып хезмәт юлын башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка алына. 1942 елның мартыннан ноябренә кадәр Сталинград сугышында катнаша, яралана һәм демобилизацияләнып туган ягына кайтып, җиңү өчен тылда көрәшүен дәвам итә. Авыр 1943-1946 елларда Жданов исемендәге колхозда рәис вазыйфасын башкара. 1951-1954 елларда Стәрлетамак шәһәрендә авыл өчен җитәкче кадрлар әзерләүче совет-партия мәктәбендә укый һәм аны тәмамлагач, янә Жданов исемендәге, артабан “Победа” колхозларын җитәкли. 1962 елдан 1970 елга кадәр 22нче партсъезд исемендәге колхозда баш агроном вазыйфасын башкара. Дүрт ел Аскын хуҗалыкара урман хуҗалыгында да эшли. 1974 елның февраленнән дәү әтиебез Евбуляк авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана һәм хаклы ялга чыкканчы шунда эшли. Кадерлебез кайда гына эшләсә дә, нинди генә эшне йөкләтсәләр дә, аны зур җаваплылык һәм намус белән башкара. Үзенең кул астында эшләгәннәрдән дә шуны таләп итә. Аңа таләпчәнлек, тырышлык, җаваплылык, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар хас иде. Җәмәгать эшендә дә актив була, район һәм авыл Советлары депутаты итеп сайлана.
Галишан Гаян улы Бөек Ватан сугышындагы хәрби хезмәтләре һәм тыныч тормыштагы эшчәнлеге өчен 2нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм “Мактау билгесе” орденнары һәм күп медальләр белән бүләкләнгән.
Дәү әтиебез Үрмияз авылы сылуы Мәүлизә Габбас кызы белән гаилә корып, Кушкүл авылында яшәделәр, алты бала тәрбияләп үстерделәр. Алар балаларының һәрберсенә яхшы тәрбия бирергә тырышты, белем алырга ярдәм итте. Дәү әниебезнең генә гомере кыскарак булды,1993 елда вафат булды. Сугыштан бер кулы гарипләнеп кайткан дәү әтиебез дәү әниебезнең мәрхүменнән соң да балалары, оныклары ярдәмендә мал карап, бакча үстереп яшәде. 2001 елның февралендә, 78нче яшендә, озайлы авыр чирдән вафат булды. Кадерле кешебезне сагынабыз, юксынабыз!
Илсөяр Махатова.
Читайте нас: