Чишмә-Үрәкәй авылында яшәүче Фәнзия һәм Фидай Гәрәевлар өчен быелгы Яңа ел бәйрәме аеруча истәлекле булып исләрендә сакланачак, чөнки алар шушы көннәрдә Алтын туйларын билгеләгән. Аларны күркәм бәйрәмнәре белән котларга Арбаш авыл Советы хакимияте башлыгы Фәнил Зыятдинов килде, балалары, туганнары, оныклары җыелды. Фәнил Ихсан улы юбилярларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән һәм авыл Советыннан котлау сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.