Ышаныч
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гаилә елы
14 июль 2019, 15:59

Алдагы өч көн эссе һәм яңгырлы булачак

Синоптиклар көчле яңгыр һәм боз-борчак явачагын кисәтә.

Синоптиклар көчле яңгыр һәм боз-борчак явачагын кисәтә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген республикада кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, яшен, хәтта боз-борчак явуы да ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, вакыты белән көчәячәк. Көндез һава температурасы 23-28 градус, көньяк районнарда 33 градуска кадәр күтәрелә.

Иртәгә, шулай ук, кыскача вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яшенле яңгыр, боз-борчак явачак. Җил төньяктан, яшенле яңгыр вакытында көчәюе көтелә. Термометр төнлә 14-19 градус күрсәтсә, көндез 20-25 градуска кадәр җылытачак.

16 июльдә дә һава торышы әллә ни үзгәрми, яңгырлар дәвам итә. Көндез эссе, һава температурасы республика буенча 29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Читайте нас: