Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Фольклориада
11 октябрь 2021, 15:50

Кунаклар килде

Быел Башкортстаныбыз Фольклориада кунакларын каршы алды.

Кунаклар килде
Кунаклар килде

 Агымдагы ел Русия бөтендөнья фольклориадасын уздыру үзәге булып торды һәм бу олы чара Башкортстанда үткәрелде. Дөньяның төрле почмакларыннан 1500гә якын артист шушы фестивальдә катнашты. 40 илдән килгән кунаклар Республикабызның районнарында да чыгыш ясады.
Моннан безнең район да читтә калмады. Кунаклар Аскын районының гүзәл, кунакчыл халкын бик ошатты, йолаларын карады, җыр-моңнарын тыңлады. Шулай ук үзләренең дә гореф-гадәтләре, җыр-биюләре белән таныштырды. Кунаклар Башкортстан халкының кунакчыллыгына, күркәм табигатена, киң күңеллелегенә сокланды.

Кунаклар килде
Кунаклар килде
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: