Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Фольклориада
9 июль 2021, 15:05

Эквадор вәкиле Лина Ласкано үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты

– Миңа Русиядә, Башкортостанда, Аскын авылында бик ошады. Атамалары матур.  Без моңа кадәр Русиядә бик җитди, дустанә булмаган халык яши дип уйлый идек.

Эквадор вәкиле Лина Ласкано үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты
Эквадор вәкиле Лина Ласкано үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты
Эквадор вәкиле Лина Ласкано үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты
Эквадор вәкиле Лина Ласкано үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты

Киресенчә, монда иң дустанә, иң эчкерсез һәм кунакчыл кешеләр яши икән. Эквадорга кайту белән барысына да биредә ачык күңелле, кунакчыл,матур төрле милләт кешеләре яши дип сөйләячәкмен. Бездә климат та бөтенләй башка, кискен үзгәрешләр булмый. Ә сездә артык эссе яки салкын, әмма бик матур. Бөтен җирдә яшел үлән, яшел агачлар. Кызганыч, тиздән китәргә вакыт,  тагын килергә мөмкинлек булса, һичшиксез киләчәкмен.

Ул үзе 25 ел халык һөнәре белән шөгыльләнә, даими рәвештә күргәзмәләрдә катнаша һәм бу юлы да үзенең иҗат җимешләрен: төрле талисманнар, саклау маскалары, бисердан эшләнгән әйберләр, агач битлекләр алып килгән. Бәйләнгән битлек халык биюләрдә кулланыла. Җиде чугы Салават күперенең җиде төсен чагылдыра. Битлекнең бер ягы — көн (күңелле), икенчесе ягы  — төн (моңсу).

 

Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: