Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фольклориада
29 апрель 2021, 16:45

Борынгы кәсепләр тергезелә

"Фольклориада-2020" чикләрендә Кышлау-Елга мәдәният йортында күркәм чара үтте.

Кышлау-Елга авыл мәдәният йортында фәheмле дә, күңелле дә бәйрәм оештырылды. Монда Яңа Казанчы, Базанчат hәм Кышлау-Елга авылының фольклор төркемнәре катнашты.
Яңа Казанчылар кич утыру йоласын күрсәтте. Базанчат авылыннан килгән кунаклар мунчала салу серләрен ачты.
Кышлау-Елга авыл мәдәният йортында оештырылган "Комарткы" төркеме "Атлы дәверләргә салават!" дип аталган фольклор күренешне сәхнәләштерде. Бу чарада алар Кыр-Танып башкортларының ат асрауга бәйле борынгы йолаларын искә төшерде. Ат җигү корылмаларын, тугым бөгү кәсебен күрсәттеләр .
Чарада өлкән яшьтәге агайлар hәм апалар ,шулай ук укучы балалар катнашты. Чараның төп максаты да борынгы гореф-гадәтләрне, милләт үзенчәлекләрен, телне саклау һәм балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерү.
Читайте нас: