Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Фольклориада
30 март 2021, 14:10

Аскын Фольклориада мәйдәнчыгы булачак

Аскын мәдәният сарае 2021 елның июлендә Башкортстанда узачак Бөтендөнья фольклориадасына ремонтланачак һәм чаралар үткәрү өчен төп мәйданчыкларның берсе булачак.

Сишәмбе көнне Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров ремонтны тәмамлау турында йөкләмә бирде.

"Аскын районында озак вакытлар яхшы мәдәният сарае эшләде. Уртак көч белән ремонтның төп өлешен башкардык. Анда бераз акча җитми. Кайда компенсацияләргә мөмкин булуын карыйм, сәхнә өлешен тәмамлау һәм җиһазларлау өчен акча җитми. Фольклориадага эшләргә кирәк, финанслау мәсьәләсен куегыз», — диде Радий Хәбиров, Хөкүмәт вице-премьеры Рәиф Абдрәхимовка, финанс министры Лира Игътисамовага һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйковага мөрәҗәгать итеп.

Фото: bashinform.ru

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: