Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фольклориада
26 март 2021, 10:20

Фольклориадага 100 көн калды

Җәйнең иң мавыктыргыч, кызыклы һәм көтелгән вакыйгасы - VI Бөтендөнья CIOFF Традицион мәдәният фестиваленә 100 көн калды.

Бүген Уфада әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмнең мөһим өлеше - CIOFF ® VI Бөтендөнья фольклор универсиадасы дирекциясен ачылды, ул яңа форматта эшли башлый.
Хисапка стартны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бирде.

– Бүген, мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көнендә, Фольклориадага кадәр 100 көн калуны исәплибез. Бу - 2021 елның иң зур чараларының берсе. Безнең бурыч - Фольклориадага килгән кунакларны республикабыз һәм безнең кунакчыллыгыбыз сокландырсын, алар Башкортстанның илнең иң уңайлы төбәкләренең берсе булуын аңласын, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Дирекция ачылган көнне тагын бер тарихи вакыйга булды. Фестивальнең уникаль талисманы - CIOFF ® Бөтендөнья фольклориадасы логотибы төшерелгән тәңкә тәкъдим ителде.

Тантаналы чарада шулай ук Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты. В.Д. Поленов исемендәге Дәүләт Русия халык иҗаты йорты директор урынбасары, CIOFF ® Русия милли секциясенең җаваплы секретаре, CIOFF ® Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү комитеты әгъзасы Андрей Беляев сәламләде.
Онлайн чарага CIOFF ® Бөтендөнья фольклор универсиадасын әзерләү һәм үткәрү комитеты әгъзасы, CIOFF ® Үзәк Европа һәм Төньяк Европа секторы рәисе Сьюзан Крамер да кушылды. Ул мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, шулай ук бу өлкәдә эшләүчеләргә, халыкларның мәдәни мирасын үстерүгә һәм саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Фольклориадага кадәр хисап таймеры эшли башлады. 100 көннән соң озак көтелгән вакыйга булачак, ул республика елъязмасында лаеклы урын алачак.
Масштаблы фестиваль 3-10 июльдә узачак. Дөньяның 60тан артык иленнән килгән ике меңгә якын артист республика халкына һәм кунакларына үзләренең традицион музыкаларын, биюләрен, халык һөнәрләре, кухня, костюмнар һәм сәхнә сәнгатен тәкъдим итү өчен берләшәчәк. Масштаблы проектның фестиваль программалары 35 муниципалитетта узачак.

4 июльдән 10 июльгә кадәр Уфада «Торатау» Конгресс-холлы амфитеатрында төп сәхнә - «Фольклориаданың йөрәге» эшләячәк. Биредә исә иң зур дуслык әйлән-бәйләненә 200дән артык милләт вәкилләре басачак. Бу вакыйганы Гиннесның рекордлар китабына теркәү планлаштырыла.

Фольклориада 2020 елның июль-август айларында булырга тиеш иде, әмма яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) пандемиясе белән бәйле рәвештә 2021 елга күчерелде.

Фото: Башинформ

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: