Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фольклориада
9 декабрь 2020, 16:20

Бөтендөнья фольклориадасы презентациясе узды

Уфада кичә старт алган Халыкара бизнес-2020 атналыгының беренче көне VI Бөтендөнья фольклориадасын тәкъдир итү белән тәмамланды.

Халыкара фольклор иҗаты фестивале Башкортстанда 2021 елның җәендә узачак. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

"Сosmopolitan" этник стилендәге кием-салым презентациясен ачып җибәрде.
– Халыкара бизнес атналыгының беренче көнен тәмамлыйбыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Программа, минем карашка, коронавирус пандемиясе аркасында тәкъдим ителгән гадәти булмаган форматка карамастан, бай һәм кызыклы килеп чыкты. Якын көннәрдә безне киң эшлекле программа һәм күп кенә очрашулар көтә. Башкортстанга рәхим итегез!

Кичәнең программасын Фәйзи Гаскаров исемендәге дәүләт халык бию ансамбле, «Мирас» фольклор ансамбле һәм Башкортстанның халык артисты Роберт Юлдашевның «Курайсы» төркеме чыгышлары белән тәмамлады.

Фото: glavarb.ru


Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: