Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фольклориада
27 Май 2020, 13:05

Фольклориада көннәре билгеле

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья фольклор бәйрәме көннәрен билгеләде.

Башкортстан Республикасы Халыкара фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре оешмалары Советы җитәкчелегенә CIOFF® VI Бөтендөнья Фольклориадасын уздыруның яңа даталарын тәкъдим итте - 2021 елның 3-11 июле.

Фестивальнең халыкара катнашучылары Уфага 2 июль көнне килеп, 11 июльдә ябылу тантанасыннан соң китәчәк, дип билгеләделәр Республика халык иҗаты үзәгендә.

Исегезгә төшерәбез, CIOFF® Бөтендөнья фольклориадасы дүрт ел саен уздырыла. Дистәләгән илдән килгән фольклор коллективлары үзләренең гореф-гадәтләре белән бию, музыка, кәсепчелек һәм халык уеннары ярдәмендә уртаклаша.

VI CIOFF® Бөтендөнья фольклориадасы Башкортстан Республикасында быел июльнең икенче яртысында узарга тиеш иде, әмма апрель башында, башка зур халыкара форумнар кебек үк, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 2021 елга күчерелде.

Фото: bashinform.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Folkloriada-k-nn-re-bilgele-288500/

Читайте нас: