Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фольклориада
27 март 2020, 12:25

Бөтендөнья фольклориадасы үткәрелмәячәк

Халыкара фольклор фестивале 2021 елга күчерелде.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат чаралары мөхәррирләре белән очрашуда белдерде. Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, республика Хөкүмәтенә фольклариаданы оештыру комитетыннан чараны күчерү турында тәкъдим алынды. Республика җитәкчелеге әлеге тәкъдим белән ризалашты.

Халыкара фестивальгә әзерлек 2018 ел башыннан бирле барды. Халыкара фольклор фестивале дүрт елга бер тапкыр уза. Анда 50гә якын ил катнаша. Узган елларда фольклориада Голландия, Япония, Венгрия, Көньяк Корея һәм Мексикада үткәрелгән.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/folkloriada/B-tend-nya-folkloriadasi-tk-relm-yach-k-187059/
Читайте нас: