Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Фольклориада
18 март 2020, 13:10

Коронавирус аркасында Фольклориада күчерелергә мөмкин

Бүген Хөкүмәт президиумы утырышында Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, Уфада булачак Фольклориада коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылырга яки күчерелергә мөмкин.

Аның сүзләренчә, чараны гамәлдән чыгару яки күчерү мәсьәләсе рәсми рәвештә ачык кала. Ахыргы карар май аенда Мексикада узган утырышта кабул ителәчәк.
"Без сакчыллык күрсәтәбез. Һәм әлегә финанслау кулланылмый. Үткәрү шанслары аз ", - дип Андрей Назаровның сүзләрен китерә "Вести-Башкортостан".
Исегезгә төшерәбез, традицион мәдәниятнең иң зур халыкара фестивале - VI Бөтендөнья фольклориадасы CIOF республикада 18 июльдән 1 августка кадәр узарга тиеш.

"Башинформ".

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Koronavirus-arkasinda-Folkloriada-k-cherelerg-m-mkin-170230/

Читайте нас: