Ышаныч
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Фольклориада
14 март 2020, 00:50

Үзешчән сәнгать осталары чыгышлары сокландырды

Күбиязлылар "Мәңгелек ут" капсуласын Арбаш авыл биләмәсенә тапшырды.

Бүген Күбияз авыл мәдәният йорты сәхнәсендә авыл биләмәләре арасында “Җырлаучы авыл” вокал иҗаты республика конкурсының урындагы этабы үтте. Анда Күбияз авылы мәдәният йорты һәм Үтәш авылы клубы үзешчән сәнгать осталары катнашты. Концерт программасы бай булды. "Ахирәтләр" вокаль-инструменталь ансамбле, "Умырзая", "Ләйсән" вокаль коллективлары, Зәлфирә Фатихова, Алия Галимҗанова, Рәзилә Низамова, Ольга Хәйдәрова, Нәҗип Гыйльметдинов, Розалия Фәйрушина, Гүзәл Зарипова, Венера Әхмәтова, Тәнзилә Арсланова, Венера Сибәгатованың үзенчәлекле чыгышлары, аеруча Салават Шәйхлисламовның өздереп курайда уйнавы тамашачылар күңеленә хуш килде, алар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Нигездә, халык җырлары, шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш темасына кагылышлы җырлар башкарылды. Һәр катнашучы җырны бар күңел җылысын салып башкарды. Күбияз авыл мәдәният йорты методисты Зәлфирә Фатихованың эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә "Җырчы авыл" конкурсы бер тында һәм югары дәрәҗәдә үтте.
Тирән эчтәлекле чыгышлардан соң, Күбияз авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск янында “Мәңгелек ут” капсуласы Арбаш авыл Советына тапшырылды. Аны Арбаш авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Зыятдинов Күбияз авыл биләмәсе башлыгы Ришат Габделхаев кулыннан кабул итеп алды.
Читайте нас: