Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фольклориада
12 март 2020, 19:15

Җырлаучы авыл

Үрмиязлылар "Мәңгелек ут" капсуласын Күбияз авыл Советына тапшырды.

Бүген Үрмияз авыл мәдәният йорты сәхнәсендә авыл биләмәләре арасында “Җырлаучы авыл” вокал иҗаты республика конкурсының урындагы этабы үтте. Анда Үрмияз һәм Үршәде авылларының үзешчән сәнгать осталары катнашты. Җырларны ялгыз башкаручылар һәм Үрмияздан “Агинәйләр коры” әгъзаларыннан тупланган “Хатирә”, Үршәдедән “Хәзинә” төркемнәре башкарды. Нигездә, халык җырлары, шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш темасына кагылышлы җырлар сайланган. Һәр катнашучы җырны бар күңел җылысын салып башкарырга тырышты. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.
Тирән эчтәлекле чыгышлардан соң, Үрмияз авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск янында “Мәңгелек ут” капсуласы Күбияз авыл Советына тапшырылды. Аны Күбияз авыл биләмәсе башлыгы Ришат Габделхаев Үрмияз авыл биләмәсе башлыгы Илшат Иргалин кулыннан кабул итеп алды.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: