Үрмиязлылар ата-бабаларыбыздан калган “Кабык төшерү” йоласын тергезеп сәхнәләштерә. Жюри сайлап алган иң яхшы коллектив буларак алар Гала–концертта да чыгыш ясады.
Борынгылар көнкүреш кирәк-яракларын файдалы, табигый чималдан эшләргә тырышкан, чөнки алар сәламәтлеккә дә зарарсыз, тотынырга да уңайлы булган.
Үрмияз авыл мәдәният йортының үзешчән түгәрәгенә йөрүчеләр һәм “Агинәйләр коры” җәмәгать оешмасы әгъзалары шундый күркәм, борынгы йолаларның берсе — “Кабык төшерү”не күрсәтте. Халкыбыз юкә агачының сыйфатларын бик яхшы белгән һәм моңардан уңышлы файдаланган. Аның йомшак, сыгылмалы үзлеген файдаланып, май язу өчен гөбе, он савыты, уклау, иләк, күнәк, кашык, мунчала, себерке эшләгәннәр, кәрзин, чабата үргәннәр. Үрмиязлылар бу хакта җентекле, сәнгатьле сөйләде, тасвирлап күрсәтте. Рәзиф Сәфиуллин юкәне эшкәртүдә нинди корал кулланганнары, кабыгын салдыру өчен кайчан суга батырганнары, күпме тотканнары һәм ничек мунчала салдырганнары турында бәян итте. Шулай ук Сәлимә Әбүбакирова юкә балының файдасы, дәвалау сәләте хакында сөйләде. Аягына чабата кигән Фидания Йосыпова өзә басып биеде. Тамаша моңлы җырлар, шаян такмаклар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.