Чара VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек чикләрендә фольклорны үстерү, тергезү һәм саклау максатында оештырылды.
Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин бәйрәм кунаклары алдында тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады.
Гала-концертта тамашачылар игътибарына фестивальнең иң чагу, иң яхшы чыгышлары тәкъдим ителде.
Чара җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы белән тәмамланды.