Ышаныч
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Фольклориада
4 март 2020, 13:35

Конкурс "Исемеңне салдым җырларга"

Тормыш иптәшем Сабирага

Бүген түгел, бәлки, иртәгә
Янып сөям, дип ант итмәдем,
Кабатланган сүзләр һәммәсе.
Эчтән генә сөям, юкса ул сүзләрнең
Тоныкланыр төсле мәгънәсе.
Чүп-чүп үбешкән юк, сөешкән юк,
Утырган юк күзгә карашып.
Йөргән юк тома сукыр сымак,
Сөю диңгезендә адашып.
Аңа атап җырлар язганым юк,
Алар ята күңел түрендә.
Җырлашмыйча, сөешмичә генә
Үрмәлибез тормыш үренә.
Язылмаган җырларымны язып,
Гөлләр җыеп ямьле иртәдә,
Бер килермен әле яннарыңа
Бүген түгел, бәлки, иртәгә.
Альфред Хаҗимуллин.
Читайте нас: