Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 декабрь 2021, 10:00

Ел хуҗасын битараф калдырмаслык рецепт

Яңа ел табынын әзерләгән мизгелләрдә  хуҗабикәләрне сихри хис-тойгылар уратып ала, күңелләре серле могҗиза көтә. 

Ел хуҗасын битараф калдырмаслык  рецепт
Ел хуҗасын битараф калдырмаслык рецепт

Күз алдыннан үтеп барган елның шатлыклы мизгелләре йөгереп үтә, нәтиҗәләр ясала. Аш-су пешергәндә, эчтән генә киләсе елга уй-хыяллар, теләк-максатлар билгеләнә.

“Ел хуҗасы” салаты

Кирәк булачак: 300гр. тавык ите, 300 гр.  шампиньон, 5 пешкән йомырка, 4 кишер, 1 баш суган, бизәлеш өчен кара уылдык, кара һәм яшел зәйтүн, шампиньон телеме, майонез, кыздыру өчен үсемлек мае.

Гөмбәне  юка итеп телемләп кисәбез, суганны  вак итеп турыйбыз һәм аларны  7 минут табада кыздырып алабыз.

Пешкән йомырканы кабыгыннан чистартабыз. Өч йомырканы кыргычтан чыгарабыз, икесен бизәлеш өчен калдырабыз. Пешкән тавык итен, шакмаклап турыйбыз да аерым табада кыздырып алабыз. Кишерне вак кыргычтан чыгарабыз.

Салатны  сай тәлинкәдә катлап, юлбарыс башы рәвешендә җыябыз. Катлар арасына майонез сөртәбез.

1 кат. Кыздырылган гөмбә һәм суган катнашмасы.

2 кат. Кыргычтан чыккан йомырка.

3 кат. Кыздырылган тавык ите.

4 кат. Кырылган кишер. Соңгы катка майонез сөртмибез. Салат өстен юлбарыс башы рәвешендә бизибез. Ел хуҗасының  кашларын һәм телен — гөмбә кисәгеннән, борыны һәм мыекларын, сырларын — кара зәйтүннән, күзләрен яшел зәйтүннән ясыйбыз. Юлбарысның кара сырларын, кара уылдыктан да ясарга була. 

Ел хуҗасын битараф калдырмаслык  рецепт
Ел хуҗасын битараф калдырмаслык рецепт
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: