Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 сентябрь 2021, 12:45

Бүтән болай эшләмәс идем

Яки ремонттан соңгы үкенүләр.

Бүтән болай эшләмәс идем
Бүтән болай эшләмәс идем

Идән җәйгәндә җибәрелгән хаталар

* Форумда иң киң таралган шикаять – ламинатка. Салкын, яңгыравыклы, тайгак, су күбрәк агызсаң, эштән чыгып  кабара.  Өстенә берәр әйбер төшсә, ярыклар, чыелган урыннар кала. Тузанны үзенә тартып тора.

* Паркет та барысына да ошамый, аңарда эзләр кала.

* Линолеум җәелгән идән еш кына, җәю сыйфатына бәйсез, дулкын булып җыела. Җиңел зарарлана, кытыршысыннан пычракны юып бетерү катлаулырак. Җиһаз (мебель) эзе кала.

* Тигез җәелмәгән идән плиткасы. Юу авыр диләр.

* Ковролинны  барысы да бертавыштан киңәш итмиләр. Келәм, паласларны җыеп алып юып, тузанын кагып булса, ковролин гадәттә бөтен бүлмәгә җәелә. Келәм-паласлар җәюгә дә каршы халык, чөнки тузан җыя үзенә. Ә тузан үз чиратында  аллергия һәм башка авырулар китереп чыгара.

* Идәнгә җәелгән артык каралҗым төсле теләсә кайсы  материалда чүп, тузан  шунда ук күзгә ташлана.

Ишек сайлагандагы хаталар

* Гадәттә, агач ишекләргә зарланалар, чөнки агач ишекләр дымлылык  үзгәрүенә бирешәләр. Арзан агач ишекләргә  зарланучылар күбрәк.

* Каралҗым ишекләр өйнең ямен ала, караңгылата. Шулай ук аз гына тузан булса да, күзгә ташланып күренеп тора. 

* Ишек куела торган уемның биеклеген арттырсаң, ишекләрнең бәясе дә арта.

 

“Авызы пешкән, өреп капкан”

Гомум киңәшләр:

* Розеткалар санын җентекләп уйларга, запас белән ясарга. Гомумән алганда, кайда нинди прибор куелачагын, кая проводка сузырга кирәклеген алдан, ремонтка кадәр, яхшылап уйларга кирәк.

* Барлык материалларны төсе һәм рәсеме буенча чагыштырып алырга кирәк. Төрле партия бер-берсеннән  аз гына булса да аерыла.

* Яктырткычлар сайлаганда аларга куелачак лампочкаларга игьтибар итәргә кирәк.

* Пластик плинтусларга “юк” диегез. Арзан, әлбәттә, әмма матур да түгел, һәм пластик пластик инде ул.

* Әгәр бөтен өйгә җәяргә җитәрлек линолеум сатып алсагыз, кибеттә бүлмәләр размеры буенча кистереп алыгыз.

* Ут сүндергечләрне балалар куллана алырлык биеклектә урнаштырырга кирәк.

* Ремонт алдыннан, һичшиксез, яхшылап тәрәзә яңакларын монтаж күбеге белән җылытырга кирәк.

* Буяу өчен тәгаенләнгән махсус обойларның арзанлылары бик тиз ямьсезләнәләр. “Рельеф”лыларының өске катламы ертыла. Шулай ук аларның шомасын ябыштырырга теләсәгез, стеналар идеаль тигез булырга тиеш.

* Әйткәндәй, 1 метр киңлегендәге обойларны ябыштыру уңайлырак та, тизрәк тә. Ышану кыен, әмма факт.

* Җылытыла торган идән җәяр алдыннан да яхшылап уйларга кирәк: бәлки кайдадыр келәм җәярсез.  Һәм электрга күпме акча китәчәген дә күзаллагыз.

* Материаллар алганда  экономиялим дип, сыйфатсыз товар сатып алырга мөмкинсез. Оста сайлаганда да шул ук принцип: тәҗрибәле, алтын куллы осталар эшләре өчен түбән хак куймый.

* Ә иң мөһиме, эшне эшләп бетермичә калдырырга ярамый! Калган эшкә кар ява! Кагыйдә буларак, алар беркайчан да эшләнеп бетми, киләсе ремонтка кадәр кала.

Фото: avatars.mds.yandex.net

Автор: Гөлназ ШАҺИЕВА.

Бүтән болай эшләмәс идем
Бүтән болай эшләмәс идем
Автор:https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2021-09-15/b-t-n-bolay-eshl-m-s-idem-2505321
Читайте нас: