Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
19 август 2021, 10:50

Үкчә ярылганда нишләргә?

Дөрес туклану да тәэсир итә икән.

Үкчә ярылганда нишләргә?
Үкчә ярылганда нишләргә?

Үкчәдәге тире артык коры булганда һәм сыгылмалылыгын югалтканда бик тиз ярылучанга әйләнә. Тирене тәрбияләмәгән һәм дәвалау чаралары күрелмәгән очракта, яралар исә тагын да тирәнәя. Алар хәтта канарга да мөмкин. Тирәнәйгән яралар аша организмга инфекция эләгү куркынычы бар, ә ул җитди чирләрнең дә барлыкка килүенә сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә үкчә тиресе ярылган очракта аны һич тә игътибарсыз калдырмагыз. Өй шартларында халык дәвалау чаралары кулланып дәваларга киңәш ителә.

Коры тирегә дымландыргыч крем сөртергә кирәк, бигрәк тә бармак араларын онытмагыз. Аякларны массажлый торган махсус ортопедик тапочкалар арыган аяклар өчен менә дигән бүләк. Дөрес тукланырга һәм витаминнар (бигрәк тә А, Е һәм F) кабул итәргә онытмагыз. Ә аяк табаннарын йомшарту һәм тукландыру өчен төрле рецептлар бар:

- 1 стакан сыек сабынга яки душ геленә тоз салып бутагыз һәм сулы таска салыгыз. Аякларны шунда ярты сәгать тотыгыз;

- 1 тас суга 1-2 аш кашыгы алма серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз. Аякларны бу катнашмага 10-15 минутка тыгып торыгыз;

- 2 аш кашыгы бәрәңге крахмалын 1 литр суда куерганчы тотыгыз, аннары бер өлешен таска салынган кайнар суга салып бутагыз, 2 аш кашыгы сода өстәгез. Процедура вакыты - 15-20 минут.- 5әр кашык ромашка, шалфей, 3 кашык сары мәтрүшкәне бутарга һәм 1,5 литр кайнап торган су өстәргә. 10 минуттан катнашманы кайнар су салынган таска бушатыгыз. Аякларны шунда 20-30 минут тотыгыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Үкчә ярылганда нишләргә?
Үкчә ярылганда нишләргә?
Автор:https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2021-08-18/kch-yarylganda-nishl-rg-2468884?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: